Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров карендәшләрне Питрау бәйрәме белән котлады

Хәзерге минутларда Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында ХХ Республикакүләм керәшен мәдәнияте "Питрау" фестивале бара.

"Быел фестивалебезнең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бу еллар эчендә бәйрәмебезнең нинди зур чара булып үсеп җитүе барыгызның да күз алдында. Кечкенә генә авыл бәйрәменнән без Республика керәшен культурасы фестивале статусына күтәрелдек. Татарстаннан гына түгел, читтәге регионнардан да кунаклар кабул итәбез. Россиядә таралып яшәгән карендәшләребезне без йодрыкка берләштереп, бергә җыябыз", - дип сөйләде бәйрәм ачу тантанасында фестивальнең төп оештыручысы “Ак Барс Холдинг” компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров.

Ул егерме ел эчендә бәйрәм мәшәкатьләрен үз җилкәләрендә күтәргән, сабырлык күрсәткән авылдашларына, райондашларына, Мамадыш администрациясенә, төрле оешма җитәкчелеренә зур рәхмәтен җиткерде.

"Республика керәшен оешмасы төзелгәннән соң, Питрау да яңарыш кичерде. Шушы елларда эшләнгән эшләр барысы да ярылып ята. Яшьләр мәйданы. Балалар чыгышы. Фольклор коллективлар парады. Мәйданыбыз түрен тоткан “Бәрмәнчек” ансамбле. Барысы да бәйрәмебезнең бизәге, мәйдан күрке", - диде Иван Михайлович.

Иван Егоров традицияләрне саклаучы өлкәннәргә, балалар, яшьләр белән эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә, халкыбызны саклап калу өстендә армый-талмый хезмәт куйган активистларга, ветераннарга рәхмәтен белдерде. "Бүгенге зур бәйрәм – безнең барыбызның да күп еллар буена куйган хезмәт нәтиҗәсе. Без быел Тырлау аланында Питрауның өченче дистәсенә юл ачабыз. Фестивалебез гомерле булсын! Барчагызны да бәйрәмнәр белән котлап, исәнлек-саулык телим. Уңышлар мул, дөньялар тыныч, гаиләләрегез имин булсын!", - дип чыгышын тәмамлады ул.

Бәйрәмнең төп программасы 00:00 га салют атканчыга кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев