Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: Без быел Тырлау аланында Питрауның өченче дистәсенә юл ачабыз

Фестивальнең төп оештыручысы кичә Мамадышта XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә чыгыш ясады

“Без быел Тырлау аланында Питрауның өченче дистәсенә юл ачабыз”, - дип белдерде “Питрау” фестиваленең төп оештыручысы, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоров “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивален ачу тантанасында.

“Быел фестивалебезнең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бу еллар эчендә бәйрәмебезнең нинди зур чара булып үсеп җитүе барыгызның да күз алдында. Кечкенә генә авыл бәйрәменнән без Республика керәшен культурасы фестивале статусына күтәрелдек. Татарстаннан гына түгел, читтәге регионнардан да кунаклар кабул итәбез. Россиядә таралып яшәгән карендәшләребезне без йодрыкка берләштереп, бергә җыябыз”, - диде.

Иван Егоров егерме ел эчендә бәйрәм мәшәкатьләрен үз җилкәләрендә күтәргән авылдашларына, райондашларына, Мамадыш администрациясенә, төрле оешма җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерде. “Республика керәшен оешмасы төзелгәннән соң, Питрау да яңарыш кичерде. Шушы елларда эшләнгән эшләр барысы да ярылып ята, барысы да бәйрәмебезнең бизәге, мәйдан күрке”, - диде ул.

Иван Егоров традицияләрне саклаучы өлкәннәргә, балалар, яшьләр белән эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә, халкыбызны саклап калуда хезмәт куйган активистларга, ветераннарга рәхмәтен белдерде. “Бүгенге зур бәйрәм – безнең барыбызның да күп еллар буена куйган хезмәт нәтиҗәсе. Без быел Тырлау аланында Питрауның өченче дистәсенә юл ачабыз. Фестивалебез гомерле булсын!” – диде ул.

Динә Йосыпова, "Татар-информ"

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев