Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: «Бергә булсак, бар теләкләребезне чынга ашыра алырбыз»

Җырчы Җәкәү йортында елның иң зур вакыйгасы – Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының идарә утырышы узды.

27 декабрьдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының идарә утырышы узды. Утырыш җәмгыять председателе Иван Егоров җитәкчелегендә булды. Мәдәни үзәк залында керәшен оешмасының районнардагы бүлекләре җитәкчеләре, идарә членнары һәм керәшен священниклары җыелды. Көн кадагында узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм киләсе 2023 елга планнар төзү, раслау, тәкъдимнәр һәм фикер алышу иде.

Фотода: И.М.Егоров һәм Л.Д.Белоусова

Утырышны Иван Егоров сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Көн дәвамы һәм төп сораулар белән таныштырып узды. Аннан сүзне оешманың башкарма комиметы җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага тапшырды. Ул оешма тарафыннан 2021-2022 елда уздырылган проектлар, чаралар һәм аларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Ел да уза торган Җөридәге "Питрау" республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивале, "Туым җондызы" керәшен җыруын яшь башкаручыларның конкурс-фестивале һәм "Җәшнә, кояш, җалтыра" керәшен культурасы конкурс-фестивале, "Ыру агачы" фәнни форумы, керешәннәр яши торган районнарда экспедицияләр уздыру, җыентыклар чыгару һәм башка зур вакыйгаларның мөһим булуы, шул рәвешле, аларны алга таба да дәвам итәчәкләрен ассызыклады.

Фотода: Ирина Муллина

Идарә утырышын мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Ирина Муллина дәвам итте. Ул үзенең чыгышында Питрәч районы керәшеннәре мәдәнияте айлыгы белән башланып киткән "Җакын дуслар җыелышкач" проектының ике ел эчендә 11 районны колачлавын билгеләп узды. Мәдәни айлыкларны социаль челтәрләрдә меңәрләгән каралу җыйганын, шулай ук, үзәктә килеп караучыларның да күплеген ассызыклады. Киләсе елда исә, шушы проект кысаларында Җәкәү Җортында Түбән Кама, Яр Чаллы, Теләче, Сарман, Яңа Чишмә керәшеннәре айлыклары уздырылачагын әйтте.

Республика керәшен оешмасының Мөслим районы бүлегенең җитәкчесе Галина Романова докладында үз төбәкләренең, керәшеннәр күпләп яши торган җирләрдән ерак булуларына карамастан, актив эшчәнлек алып баруларын чагылдырды. Районда этнографик музей, Яңа Усыдагы Питрау һәм башка традицион чараларның булуы моны исбатлады.

Идарә членнары "Бәрәкәт" керәшен яшьләре бүлегенең быел башкарган эшләре турында да тыңлап уздылар. "Бәрәкәт"нең җитәкчесе Алексей Дмитриев уңышлы проектлар арасында "Айбагыр" этнолагере, "Тарих" заманча керәшен кием бренды, төрле районнарның авылларында узган "Җәшләр җыены" концертлары һәм КВН командасының “чемпион” булуын атап китте. Киләсе елда “Бәрәкәт” активистлары планканы тагын да югарырак күтәреп, районнарда торучы яшьләр белән актив эшләргә җыена.

"Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина редакциянең берничә федераль грант отуын һәм газетаның аудиториясе сайтта да, социаль челтәрләрдә дә үсүен әйтте. Шулай ук, подписка кампаниясе барышында зур ярдәм күрсәткән оешманың урыннардагы җитәкчеләренә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыков исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Юлия Губина Тукай районы керәшен оешмасы җитәкчесе Григорий Петровка Рәхмәт хаты тапшыра

Рәсми өлештәге чыгышларны Яр Чаллы шәһәре керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов йомгаклады. Ул алга таба да җирле оешмаларны бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләргә өндәде.

Азактан Иван Егоров идарә утырышында катнашучыларга рәхмәт сүзләре белдереп, якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

– Узып баручы ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Илебез алдында да зур бурычлар тора. Чаллы керәшен оешмасына – 30, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасына – 15, “Туганайлар”га – 20 ел тулды. Инде үзем дә сезнең белән 15 ел буена керәшен дөньясында яшим, тәҗрибә туплыйм, бергә үсәбез. Яхшы гына эш юнәлеше булдырдык. Киләсе елга да берләшеп, күмәк булып эшләргә кирәк. Бергә булсак, бар теләкләребезне чынга ашыра алырбыз, – дип тәмамлады ул сүзен.

Күмәк фото ясалды. Кич Халыклар Дуслыгы йортынды “Кряшенский огонек” концерт программасы белән дәвам итте.

Идарә утырышыннан тулы ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев