Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ювелирның күңел көзгесе

Рөстәм Әхмәтов — Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе джаз оркестры концертларының сценарий авторы, режиссеры һәм дирижёр ярдәмчесе.

Керәшеннәр әле аны танылган җырчы Лидия Әхмәтованың ире буларак та белә. Рөстәм Ринатович күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан, Рөстәм абый белән сөйләшеп, аның турында газетага язарга булдым.

Музыка тынмый

Рөстәм Әхмәтов Саба районының Шәмәрдән поселогында дөньяга килә. Әхмәтовлар гаиләсендә беркайчан да музыка тынмый: я әтисе кулына гармун алып суза, думбра кылларын чиртә, яки әнисе моңлы тавышы белән халык көйләрен җырлый. Мондый музыкаль атмосферада үскәч, Рөстәм дә иҗатка тартыла. Алабугага күченгәч, аны музыка мәктәбенә бирәләр. Ул Техника йортында балалар тынлы оркестрында да уйный.  

Әтисе, иҗат белән беррәттән, Рөстәмнең чын ирләрчә тәрбия алуын да тели. Улы Рөстәм Казандагы Суворов хәрби училищесы оркестрына музыкант-тәрбияләнүче буларак алына. Ул, берьюлы, Казан музыка училищесының тромбон классында укый. Шул елларда ул үзенең гомерлек парын, җан дусты Лидияне очрата. Консерваториядә дә белем алган Рөстәмнең тормышы музыка һәм хәрби хезмәт белән үрелеп бара.

Алга таба аның музыка өлкәсенә бәйле карьерасы республика эчке эшләр идарәсе оркестрына килеп тоташа. Отставкага чыккач, Казан филармониясенең джаз оркестрына сценарист һәм спектакльләр режиссеры булып эшкә урнаша. Ә шулай да кулыннан яраткан тромбонын төшерми. Үзе гармун белән баянда, курайда, фортепианода һәм бәрмә инструмент булган дәфтә дә уйный. Хезмәттәшләре аны үз эшенең остасы булган тавыш режиссеры буларак та белә. Рөстәм Ринатович кырыктан артык кешене дә шушы эшкә өйрәткән, шуңа аны остаз дип әйтсәк, ялгышмабыз. Үз вакытында ул, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Шәүкәт Биктимеров, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Равил Шәрәфиев, Әлфис Кыямов белән бергә эшләгән.

(Филармониянең Джаз оркестры белән)

Тәрәзәдәге бәс илһамландыра

Рөстәм Әхмәтов милли бизәнү әйберләре, аксессуарлар ясаучы оста буларак та билгеле. Аның бу эшкә тартылуы балачагыннан килә.  “Әти оста балыкчы иде. Кармакларны, калкавычларны үзе ясады. Ә һөнәре буенча, ул – телевизор мастеры. 60нчы-70нче елларда бик сирәк очрый торган белгеч”, – дип искә ала Рөстәм Ринатович.

Ә милли аксессуарлар ясау белән мавыгып китүе очраклы рәвештә генә була. Бу хакта ул үзе сөйләде: “Лидиянең иҗаты чәчәк аткан чор. Конкурсларда чыгыш ясый, телевидениегә дә чакыралар, кыскасы, чыгышларына һәрвакыт милли кием-салым, үзгә бизәнгечләр кирәк. Шулай, беркөнне бизәкле алка сатып алып кайткан. “Ник аны миңа гына әйтмәдең соң? Үзем ясап бирә идем”, – дим. Тоттым да ясадым. “Кулларың алтын” дип, Лидия шаккатты. Шуннан соң, алка гына түгел, тамакса, чулпы, сырга, хаситә – барысын да үзем ясадым”.

Бизәнү әйберләре ясау бай фантазия, зур түземлелек һәм җаваплылык таләп итә. Иң элек, милли бизәнгечнең тарихын өйрәнү мөһим. Рөстәм Ринатович ясау технологиясен үзлектән өйрәнсә, мәсьәләнең тарихи ягын төрле чыганаклардан укып, карап белә икән. “Инде Татарстанда гына түгел, Россиядә дә йөреп чыкмаган, карамаган музей, укымаган китап калмагандыр, – дип көлә ул. – Гомумән, милли бизәкләр табигатьтән алынган. Әйтик, кояш – иң көчле символларның берсе, ул бөтен халыкта да бар. Мин үзем бәсләнгән тәрәзәне күзәтеп утырырга яратам. Могҗиза бит ул! Шуның белән илһамланам. Яки яуган кар астына чыгып басам да, учыма кар бөртекләрен тотып, шуларны карыйм. Алар да бит төрле. Аннан, булачак бизәнгечнең рәсемен ясыйм, чөнки барысын да алдан уйларга кирәк. Металл ялгышканны яратмый. Әле ясый башлагач та, кайвакыт үзгәртергә туры килә. Мин зильбер, мельхиор, көмеш белән эшлим. Инструментларым, станокларым да бар. Барысы да җайга салынган. Бераз үскәч, оныгым Мөслимне дә өйрәтәм әле”, – дип куана ул.

(Үзе ясаган уен коралы – идиофон белән)

Оста ювелир Рөстәм Әхмәтовның күңел байлыгы, фантазиясе һәм нечкә зәвыгы күчкән милли бизәнгечләр бүгенге көндә “Сәлам” керәшен фольклор ансамбле, Яр Чаллы, Мамадыш, Кайбыч ягындагы керәшен ансамбльләре, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт  фольклор  музыкасы  ансамбле, “Казан” бию ансамбле, Дәүләт  җыр  һәм  бию  ансамбле артистларының, шулай ук, танылган җырчыларның сәхнә образларын бизи. 

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев