Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Павлов: “Тәнкыйть кирәк, ул кешене үстерә”

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов белән әңгәмә.

Тумышыгыз белән кайсы яклардан?
– Киров шәһәрендә туганмын. Әти-әнием шунда эшләгәннәр. 5 яшемдә әтинең туган ягына – Балтач районының Субаш авылына күченеп кайтканбыз. 9 класска кадәр шунда яшәдек. Әнием Кариледән татар кызы. Мин ике якның да йолаларын хөрмәт итәм, шулай да дингә бик бирелеп китмәгәнмен әлегә. Театр тормшында шунсыз булмыйдыр да ул. Дингә керсәң, сәхнәдә уйнап йөреп булмый. Әлбәттә, дин кешегә күп яктан ярдәм итә. Мәсәлән, деприссияне җиңәргә, начар гадәтләрне чистартырга.
Мин психологларга йөрүне дә дөрес һәм кирәк дип саныйм. Мисал өчен, теш сызласа, теш врачына барабыз бит, күңел тынычсызлыгын басар өчен психологларга мөрәҗәгать итүнең зыяны булмас.
– Ничек артист булып киттегез?
– Мәктәптә укыганда ук, төрле чараларда катнашуым, бигрәк тә шигърият, әдәбиятны яратуым да этәргәндер. Әниемнең дә иҗат кешесе булуы, китапханәче, хореограф булып әшләве дә, шушы юнәлешне сайлавыма зур өлеш керткәндер. Әтидә дә табигатьтән бирелгән артистлык сәләтләре бар, биюгә оста.
– Артист булмасагыз, кем булып эшләр идегез?
– Әтием – балта остасы, әнием дә барлык кул эшләрен белә. Мин дә буш вакытларымда агач кисү белән шөгыльләнәм. Ул миңа рәхәтлек бирә, дөнья проблемаларын бераз оныттырып тора.
– Яраткан ризыгыгыз?
– Тәмле итеп пешерелгән булса, барлык ризыкны да ашыйм, сайланганым юк.
– Татлы ялганмы, ачы дөреслекме?
– Ачы дөреслек. Ялганны бөтенләй яратмыйм. Белмим, минем кимчелекме ул, максатым да ачы дөреслекне эзләү. Елдан-ел кеше үз-үзенә бикләнә бара, бу образлар тудырганда театр тормышында да чагыла. Кешедән дөреслекне алып булмый, ул курка. “Юра юмор”сәхифәсен ачуымның да сәбәбе шул ачы дөреслекне күрсәтү.
– Тормыштагы иң “җүләр” адымыгыз?
– Җүләр адымнар була инде ул, мәктәптә укыганда да иң шукларыннан идем. Тормышымда да “их, үзгәртәсе, төзәтәсе иде шул чакта ясаган адымнарымны” дигән нәрсәләр бар. Тик терсәк якын, тешләп булмый... Ансы сер булып калсын инде.
– Тәнкыйтькә карашыгыз?
– Бик уңай. Кешегә тәнкыйть кирәк, ул кешене үстерә. Мактап кешене үтереп була. Кызганычка, кеше тәнкыйтьтән курка, турысын әйтү, дөреслекне күрсәтү бит ул. Гел макталып кына торса, кеше утырып кала. Тәнкыйть булырга да тиеш, аннан мин үз-үземә бәя бирә алам.
– Сез кызыклы һәм төртмәле видеороликлар төшерәсез. Аларның халыкка кирәклеген тоясызмы?
– Яшәешнең мәгънәсе нәрсәдә, дигән сорау туа күңелдә. Хәзер барысы да блогерлык белән шөгыльләнә, театрга, әдәбиятка уңай караш кимеде. Яшьләр театрларга йөрмиләр, артистларны белмиләр. Халык интернетка күчте. Анысы да аңлашыла, тик ни өчен соң алар тузга язмаган бер көнлек видеоларга кызыгалар? Үземнең 3 улым да, төрле спорт юнәлешләренә йөрсәләр дә, һаман шушы блогерлыкка тартылалар. Минем максатым әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү; ярдәм йөзеннән, башка өлкәләрдәге проблемаларны күрсәтү. Аны хәзерге заманда гади юмор аркылы гына кешегә аңлату мөмкин түгел, роликлар никадәр кыскарак, мәгънәсезрәк булса, халык та аны шуның кадәр әйбәтрәк кабул итә. Шуңа күрә, теләсә-нәрсә дә ясыйсың инде. Мисал өчен, соңгы роликларым укытучыларга кагылышлы иде, аларның кечкенә эш хаклары турында. Ә мондый проблемаларны күтәрү, халыкка кирәк әлбәттә.
– Иң бәхетле көнегез?
– Бәхетле көнем түгел, дөресрәге, бәхетле чагым дияр идем мин – ул балачагым һәм театр барышында образга кереп китеп уйнавым.
– 2022 ел нәрсә белән истә калыр?
– Быелгы ел барыбызның да күңелендә “ковидлары, сугышлары” белән истә калырдыр...
– Киләсе Яңа елга нинди планнарыгыз, хыялларыгыз?
– Кешеләрнең көнләшмичә, аек акыл белән бер-берсен үстереп, ярдәмләшеп яшәве турында хыялланам. Безнең балалар театрында, республикабызда беренчеләрдән булып, видеомейкинг аппаратуралар куелды. Без алар ярдәмендә бер спектакль уйнадык инде, балаларга бик ошаган, әти-әниләр, укытучылар шалтыраттылар, тагын карыйсылары килә икән. Мин моңа бик сөендем. Шушы эшебезне җитәкчелек белән бер “казанда кайнап”, бердәм булып үстерергә иде, “Юра юмор” сәхифәсендәге эшебез дә алга китсен, уңышлы булсын иде дигән хыяллар бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев