Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина: «Мин редактор вазифасына куркып алындым»

Бөтендөнья баш редактор көне уңаеннан «Туганайлар»ның баш редакторы белән әңгәмә кордык.

13 декабрь – Бөтендөнья баш редактор көне. Шул уңайдан “Туганайлар” редакциясе коллективының тоткасы, газетаның баш редакторы Юлия Губина белән сөйләштек. Өстәвенә, аның шушы вазифага килүенә дүрт ел да булган икән.

Юлия Юрьевна “Туганайлар”да 2015 елдан. Башта үзен корреспондент ролендә сыный, ә өч елдан соң аның кулына редакция белән җитәкләү эше дә күчә.

Мин бу вазифага куркып, әмма зур җаваплылык белән алындым. Тәҗрибәм җитми кебек тоелса да, эшли-эшли барысына да өйрәнәсең икән. Үземне максималист дип саныйм. Башка килгән фикерне шушы сәгатьтә, шушы минутта ук эшләргә кирәк миңа. Кечкенә идея дә, үзеңә максат куеп эшләсәң, зур нәтиҗәгә китерә ала, – дип саный ул.

Баш редактор булу җиңелләрдән түгел. Этножурналистика өлкәсендә эшләгәндә – аеруча, чөнки җаваплылыкны газета укучылары алдында гына түгел, халык алдында тотасың. Шуңа “Керәшен газетасының баш редакторы нинди булырга тиеш?” дип сорагач, Юлия Юрьевна болай дип җавап бирде:

Беренче чиратта, халыкка ачык булу, укучылар белән элемтәдә тору мөһим.  Керәшен тематикасын, балык суда йөзгән кебек, аңлау. Мәгълүматны фактик яктан да, грамота ягыннан да дөрес җиткерә белергә кирәк.

 Юлия Юрьевнаны һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез, аңа җаваплы эшендә сабырлык һәм, әлбәттә, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев