Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкәче авылы халкы яңгыр сорау йоласы башкарган – видео

Бу якларда иртә яздан бирле яңгыр яуганы юк икән.

Язлар иртә килде, яңгырлар булмады диярлек. Җир кешесе борчыла да башлады: тишелеп чыккан ашлыклар, бәрәңгеләр, коры булганлыктан, үсә алмый интегә. Авыл кешесе табигать белән нык бәйләнештә булганлыктан, яңгыр сорау йолалары да уздыра. Беренчеләрдән булып, 21 май көнне, Мамадыш районының Юкәче авылы халкы Ходайдан яңгыр сораган. 

Йоланы чишмә буенда оештырдык.Ташлыярдан иманнарны яхшы укучы Мария түти Егорованы чакырдык. Үзебезнең авыл өлкәннәре белән иман әйтелде. Ботканы Михаил Ермолаев пешерде, халык та бераз аш-су да алып төшкән иде. Ботканы, йоласына туры китереп, өч җиргә салдык: чәчәүниккә, чишмәгә һәм Шыя елгасына.

Яңгыр бездә сибәләп кенә узды, аны яңгыр дип тә булмый. Шуңа күрә, бергәләшеп Ходайдан сорыйсы иттек. Йоланы башкарганнан соң, су да сибештек. Шифалы яңгырлар көтәбез, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков. 

 Йоланы оештыручы авыл җирлеге депутаты Елизавета Капитова булган. Аңа Валентина Кушбашева һәм авылдашлар кушылган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев