Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Субаш авылының балалар бакчасында милли тәрбия

Мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала.

Милли тәрбия эшенең сабый бишектә чакта ук башланырга тиешлеге көн кебек ачык. Бүгенге көндә балаларда үз халкының йола-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларның берсе. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.

Балтач районының Югары Субаш авылындагы балалар бакчасында да халкыбызның күркәм йолалары белән таныштыру,  җыру һәм биюләрен өйрәнү максат итеп куелган. Бакчага йөрүче балалар арасында керәшеннәр дә, татарлар да бар.

Әле күптән түгел, тәрбиячеләр Эльвира Гатиатуллина, Венера Николаева һәм Гөлнара Гафурҗанова керәшеннәрнең «Каз каурые сыдыру өмәсе» йоласы буенча үзләре сценарий төзеп, балалар белән бәйрәм-шөгыль үткәргәннәр. Ул зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уздырылган. Йолалар белән таныштыру максаты белән бергә, алар үз алларына хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның күңелләрен күтәрү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү бурычын да куйганнар.

Венера Николаева:

«Каз каурые сыдыру» буласы урынны кунак кабул итәргә әзер керәшен йорты кебек бизәдек: сөлгеләр, палас, чигүләр куйдык. Түрдә — өстәл, җәймә өстендә — чәй табыны. Икенче өстәл өстендә — каз канатлары, «йолыккан» каз мамыклары. Балалар кунак булып кереп утыргач, без аларга «Каз каурые сыдыру» йоласы элгәре ничек узганын сөйләп үттек. Беренче салкыннар төшкәч, авылларда каз өмәләре тотына. Аны кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк үзләрен чакырырга әйтеп куйганнар. Каз өмәсе, ул — иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Инде эшенә килсәк, ул күмәкләшеп эшләнгән, каз йолку бәйрәм төсен алган. Кызлар үзләренең осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкалардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар. Өмә шаян сүз, җыр, көлке белән аралашып бик тиз барган. Ә соңыннан каурыйларны  чиста итеп сыдырып та калдырганнар», — дип балаларга ничек аңлатуларын сөйләде.

Аның сүзләрен икенче тәрбияче дәва итте.

«Без дә балалар белән элгәрегеләрчә «Каз канаты белән бию»не биедек, «Каз канаты» җыруын җырладык, «Канатны тиз ал!» уеннарын уйнадык. Ә соңыннан, «күмәк эшләгәч, каурыйларны ничек тиз сыдырып бетердек. Менә сыдырган каурыйларны кайтканда сезгә бирербез, балалар, сез аларны юлга чәчеп кайтырсыз. «Икенче елга да казлар күп булсын» — дип теләкләр теләрсез» дип, балаларга теләк әйтү йоласын да аңлаттык», — диде Эльвира Геннадьевна.

 Алда язылганнарны йомгаклап, шуны әйтәсе килә: балаларда матурлыкны тоя, күрә белү сәләтен үстереп, халкыбызның йола-гадәтләренә һәм милли бәйрәмнәренә ихтирам,  тәрбияләү әлбәттә, тәрбиячеләрдән, ата-аналардан тора.

Шуның өчен безгә – өлкәннәргә дә телебезне, үткәнебезне югары дәрәҗәдә белү, төрле халыкның мәдәниятенә хөрмәт белән карау хас булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев