Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Кондрата авылындагы Изге кыз Мария чиркәве ремонтланды

Чиркәү эченә яңгыр яуган вакытта су үтә иде, бу җитешсезлекләр бетерелде, чиркәү яңартылды.

Иман йорты авылга ямь биреп, халыкны тәрбияләп, бәла-казалардан саклап, күңелләргә өмет салып тора. Әлеге изге эшне башкару өчен бик күп материал, зур сумма акча кирәк булды, шулай да авылыбызның тырыш халкы, һәммәсе дә зур күләмдә булмаса да үзеннән өлеш кертеп изге эш башкарырга ашыкты. Тамырлары Чистай районының Югары Кондрата авылы белән бәйле бик күп авылдашлар матди ярдәм күрсәтте, спонсорларыбыз Петр Чурин үзеннән зур өлеш кертте, аның инде бу булышлыгы беренче генә түгел, сорап баргач беркайчан да кире какмый. Зур көч куеп чиркәүнең куполларын матур итеп профнастил белән тышлап куйдылар. Мондый биеклектә эшләү өчен кран кирәк булды, аны табуда район җитәкчелеге ярдәм кулы сузды. Күз курка, кул эшли, ди халык, шулай тиз арада эшне төгәлләделәр. Авыл советы рәисе Федор Чалмаев иртәдән кичкә кадәрле осталар янында җитешмәгән әйберләрне табыштырырга булышып, алар белән килеп, алар белән генә кайтып йөрде. Дәдәсе төзеткән чиркәүне төзек итеп күрсәтәсе, аның эшен дәвам иттерәсе килде аның. Изге эштә техника бүлеп ярдәм иткән, акча юнәлтеп йөргән ир егетләребезгә, материалны сатып алып китергән, эшне оештырган Александр Тарасовка,  авыл советы башкарма комитеты рәисе Федор Чалмаевка, авылда яшәгән һәм шушы авылдан чыккан якташларга, үз өлешен кертүчеләргә барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм. Ходай безне рәхмәтеннән, игелегеннән ташламасын иде. Шулай бергә булып, бердәм булганда гына көчле без.

 

Югары Кондрата авылыннан С.Чалмаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев