Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исән-сау эшләргә язсын

Түбән Кама районы Олы Аты авылы халкының шәфкать туташы Лидия Архирееваны эшен җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкаруы, ярдәмчел булуы өчен хөрмәтләп, үз итеп, «Безнең Лида» дип йөртә

Лидия Архиреева тумышы белән Балык Бистәсе районының Лесхоз поселогыннан. 1991 елда кыз Түбән Кама шәһәренә килеп, медицина училищесына укырга керә. Тырышып, яхшы билгеләренә генә укый. Ә булачак ире Илья белән кунак кызы булып кайткач, таныша. Лида дипломын алгач та, яшьләр кавышып, гаилә корып җибәрәләр. Шул вакыттан ул авылның медицина пунктында эшли башлый. 

Лидия Архиреева килеп кергән һәр авыруны елмаеп каршы ала, игътибар белән зарын тыңлый. Үзе сабыр һәм шәфкатьле, андыйлар турында «сүзе дә дәвалый», диләр бит. 

Авылыбыз уртасыннан олы юл үтә. Аннан узучы машиналар да туктап, ярдәм сораса, ул беркайчан баш тартмас. 

Алар Илья белән матур яши. Ире Зәй районында баш зоотехник булып хезмәт куя. Бер уллары – Владислав медицина көллиятендә «фельдшер» белгечлеге буенча укый, Станислав югары белем алган. 

Күптән түгел Олы Атыда фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Матур бина әллә каян күренеп тора, аның тирәсен гөлләр бизи. Ә иң мөһиме – эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган. «Элеккеге пунктта 28 ел буе эшләдем. Су да юк иде, башкасын әйтеп тә тормыйм. Хәзер карыйм да, үз күзләремә ышанмыйм», – дип шатлана Лидия Архиреева. Аңа исән-сау эшләргә язсын, авыл халкы исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

"Туган як"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев