Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Зәйдә яшәүче Нурисә һәм Владимир Тимофеевларның гаилә коруларына 50 ел була

Иске Зәй бистәсендә шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, матур гомер кичерүче Нурисә һәм Владимир Тимофеевларның гаилә коруларына шушы көннәрдә 50 ел була

Бары бер-береңне хөрмәт итеп яшәү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл ача. Иске Зәй бистәсендә шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, матур гомер кичерүче Нурисә һәм Владимир Тимофеевларның гаилә коруларына шушы көннәрдә 50 ел була.

Гаилә башлыгы Владимир Герасимович тумышы белән Минзәлә ягыннан. Балачагы авыр булуга, яшьли әтисез калуга карамастан, ул югалып калмаган, тормышта үз урыныны тапкан. Минзәлә шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлап, совхоз техникумында агроном белгечлеген алып чыга. Тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлаган яшь белгечне туган авылы – Түбән Юшады авылына эшкә чакыралар. Җирлектә 2 ел агроном булып эшләгәч, Әлмәт якларына күченеп киләләр. 1971 елда “Родина” колхозында һөнәре буенча хезмәтен дәвам итә. Ул вакытта әле генә хисапчы булып эшли башлаган яшь кызга күзе төшә. Ә Нурисә ханым тумышы белән Чыбыклы авылыннан. Якты күл авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Бөгелмәдә хисапчы һөнәрен үзләштерә. Язмыш аны да “Родина” колхозына китерә - хисапчы булып эшли башлый. Шунда алар бер-берсен табып, озак очрашып йөрмиләр, гашыйк булган яшь пар өйләнешергә сүз куеша. Тик икесенең дә әниләре дин мәсьәләсен алга куя. Янәсе, берегез - керәшен, икенчегез - татар. Ә мәхәббәт, ярату көчлерәк булып чыга.

Үрнәк гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы өч балалары дөньяга килә. Гаилә башлыгы 1977 елда “Рассвет” колхозына партком секретаре булып эшкә урнаша. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аннары Владимир Герасимовичны Зәйнең "Сельхозхимия" берләшмәсенә бүлек җитәкчесе итеп куялар. Анда берникадәр эшләгәннән соң, 2004 елда “Восток” агрофирмасы оешкач, җитәкче урынбасары булып эшли башлый. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсенең лаеклы хезмәткәре, үз эшенең чын остасы буларак таныла.

Тимофеевлар гаиләсе иңне-иңгә куеп, бер-берсен күз карашыннан, һәр сүздән аңлашып гомер кичерәләр. Кышкы озын кичләрдә гаилә башлыгы гармунын алып сыздырып җибәрсә, Нурисә апа аңа кушылып моңлы тавышы белән салмак кына җыр суза. Яз-җәйләрен дә ямансулап утырмыйлар, бакчада кайнашып, яшелчә, җиләк-җимешен үстерәләр. Хуҗабикә гаиләсен тәмле ризыклар пешереп сөендерергә ярата. Ул пешергән авызда эреп китә торган чәкчәк күпләрне таң калдыра. "Тату, башкаларга үрнәк булырлык яшәүнең сезнең гаиләдә үз сере бармы?" -дип сорыйм хуҗабикәдән.

-Бер-береңне аңларга тырышып, бер-береңне ишетеп, ачу сакламыйча, хөрмәт итеп яшәүдәдер инде аның сере, сеңлем. Хатын-кыз бераз басынкы да булырга тиеш, ир-атка юл куя белергә кирәк, -дип җавап бирде ул.

Аны хуплап, сүзгә гаилә башлыгы да кушылды.

– Гаилә коргач та, бер-беребезне күз карашыннан, ярты сүздән аңлап яши башладык. Һәм бу шулай дәвам итте. Тормыш иткәндә кирәк чакта юл куя белү дә бик кирәк, - ди Владимир Герасимович.

Ничә яшьтә булуларына карамастан, шат күңелле, көләч йөзле Владимир абый белән Нурисә апа әле дә бер-берсенең күзләренә генә карап тора. Бүгенге көндә ул һәм кызлары, онык-оныкчыклары кадер-хөрмәтендә яшиләр. Балаларын да хезмәт үрнәгендә, лаеклы кешеләр итеп үстерә алганнар. Кайда гына хезмәт куйсалар да, Тимофеевлар гаиләсе кешеләргә булган мөнәсәбәтләре, хезмәт сөючәнлекләре белән хөрмәткә лаеклы булып гомер итәләр. Район халкы да аларны ачык йөзләре, ярдәмчел булулары өчен ярата. Кызыл туйларына кадәр җитәргә насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Фото гаилә архивыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев