Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Зәйдә тал чыбыгыннан чын сәнгать әсәрләре ясаучы яши

Иске Зәй яшьләр үзәге белгечләре һәм үзәккә йөрүче балалар талдан төрле әйберләр үрү остасы Петр Зайцев янына бардылар

Петр Михайлович бу һөнәр белән балачактан мавыга, эш серләренә тәҗрибәле әтисеннән өйрәнә.  Әнә шулай эшли-эшли ул тәҗрибә туплый, тал чыбыкларын сындыра-сындыра, ялгышларны төзәтә-төзәтә осталыкка өйрәнә. Һәм бу борынгы шөгыль белән чынлап торып мавыгып китә.

Шулай да бүгенге көндә тал чыбыгыннан төрле әйберләр ясау аның өчен эш кенә түгел, ә чын мавыгу да. Кичләрен, буш вакытында яраткан шөгыленә тотына. Гөл чүлмәкләре, ипи, җиләк-җимеш савытлары һәм башкалар – болар барысы да тал чыбыгыннан ясалган һәм бүлмәләргә үзенә күрә бер ямь өсти. Менә зур гына кәрҗин, аңа юылачак керләрне салырга мөмкин. Ни дисәң дә, табигый материалдан ясалган әйберләр ясалмага караганда матур да, сәламәтлек өчен дә файдалы...

Петр Михайловичның гаиләсе зур, 3 баласы, 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Хәзер ул аларны да әлеге үзгә  шөгыльгә өйртә. Шулай итеп, халык һөнәрләре буыннан-буынга күчеп  саклана һәм яши.

 

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев