Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Йортлылар Керәшен Сәрдәсендә кунакта булып кайтты (фото)

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында керәшен мәдәнияте музее эшли.

3 август Питрәч районының Иске Йорт авылы балалары Керәшен Сәрдәсенең керәшен мәдәният музеенда булып кайтты.

Музейның җитәкчесе Олег Александрович Волков кызыклы экскурсия үткәрде. Ул төрле елларда яшәгән керәшеннәрнең мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган экспонатлар турында сөйләде, борынгы документлар, революциягә кадәрге китаплар, мәктәп дәреслекләре һәм көнкүреш предметлары белән таныштырды. 

Олег Александрович балаларның һәрбер соравына җавап биреп барды. Соңыннан, барысы бергә күмәк фотога да төштеләр. Ул фотоларны түбәндәге галереядән дә карый аласыз.

Экскурсиягә килүче балалар кәнәгать булып, туган авылларына кайтып киттеләр.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев