Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә халык җыены узды

Кайбыч район үзәгеннән чагыштырмача ерак урнашкан, Иске Тәрбит, Соравыл, Камыллы авылларын берләштергән Иске Тәрбит авыл җирлегендә отчет җыелышы 23 гыйнварда үтте. Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгенә авыл җирлеге язмышына битараф булмаучылар җыелган иде

Җыен башланганчы халык алдында авылның данлыклы “Сәүдияр” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Отчет җыелышын алып барган авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чакырылган кунаклар, көн тәртибе белән таныштырды. Әлеге җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, районның оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре, өч авыл халкы катнашты. 

Башта авыл җирлегендәге күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеге турында Соравыл үзәге методисты Мария Ямщикова, Иске Тәрбит авылы китапханәчесе Лариса Васильева, фельшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеге турында Нина Сидорова, Иске Тәрбит урта мәктәбе директоры Артур Акрымов, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков, участок уполномоченные вазифасын башкаручы Раил Ногманов чыгыш ясады. Алар барысы да 2018 елда үз юнәлешләрендә башкарылган эшләргә анализ ясады. 

Раил Ногманов әйтүенчә, 2018 елда Иске Тәрбит авыл җирлегендә биш җинаять эше теркәлгән, шуның берсе генә ачылмый калган. Административ хокук бозучыларга карата 16 беркетмә теркәлгән, халыктан кергән 69 гариза каралган. Бу авыл җирлегендә өйдән спиртлы эчемлекләр сатучылар тоткарланмаган, ләкин бу биредә өйдән аракы сатылмый дигән сүз түгел, дип белдерде ул. 

- Бу төбәк Чувашия Республикасына якын урнашкан. Шуңа күрә биш литрлы савытларда спиртлы эчемлекләр алып керүчеләр юк дип булмый. Арзан, сыйфатсыз аракы саттырып, халыкны агулауга юл куймаячакбыз. Димәк, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. 

Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев 2018 елда җирлектә башкарылган эшләр буенча отчет доклады белән чыгыш ясады.

- Безнең җирлектә өч авылга барлыгы 465 йорт-хуҗалык исәпләнә. Ләкин хәзерге вакытта аларның 265ендә генә кеше яши. 60 йорт дача буларак файдаланылса, 140 йорт бөтенләй буш тора. Ул йортларда барлыгы 734 кеше теркәлгән булса, фактта яшәүчеләр 529 кеше. Бу үзара салым акчасын җыйганда да кыенлыклар китереп чыгара. Узган елда да үзара салым акчасын бирми калучылар булды, - диде ул. 

Үз чыгышында ул шулай ук, үзара салым акчасына башкарылган эшләргә тукталды. 2018 елда Камыллы авылында “Чиста су” республика программасы буенча су башнясы урнаштырылган, ике чакрым озынлыкта суүткәргеч салынган. Авыл җирлегендә әлеге программа буенча 2019 елда Иске Тәрбит авылында өч чакрым, Соравылда 600 метр озынлыкта суүткәргеч сузу каралган. Шулай ук өч авылдагы кайбер урамнарга вакташ юллар салынган. Иске Тәрбиттә Ырым елгасы аша асылмалы күпер ремонтланган. Әлеге эшне Владимир Федоров, Михаил Герасимов, Евгений Тякмяков, Сергей Демьянов, Анатолий Медов, Сергей Тимофеевлар түләүсез башкарган. Алар шулай ук чишмәләр ремонтлауда да катнашкан. Шул ук вакытта, авыллардагы чүплекләр дә бетерелгән. Үзара салым акчасына 2019 елда да ремонт эшләре, юллар салу дәвам ителәчәк. Шунсын да әйтергә кирәк, 2018 елда биредә 235 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән, шуларның 72се - савым сыеры. Сыерларның баш саны бер ел эчендә 23кә кимегән. Сыер асраучылар республика бюджетыннан субсидия алган. Докладтан күренгәнчә, биредә демографик хәл шәптән түгел. 2018 елда авыл җирлегендә ике бала туган. Ләкин аларның икесе дә, пропискада булсалар да, биредә яшәми. Барлыгы 10 кеше бакыйлыкка күчкән. Отчет җыелышы барышында 2019 елда башкарылачак эшләр дә билгеләнде. 

Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады.

- Соңгы елларда авыл җирлекләре үзара салым акчасы ярдәмендә авылларда шактый эш башкара. Биредә дә матур эшләр шактый, шулай да 2019 елда эшләнәчәкләре дә байтак. Шуңа күрә, үзара салым акчаларын түләүгә халык намусы кушканча карасын иде. Чөнки булдырылган уңайлыклардан барыгыз да файдаланасыз, - диде ул. - Җирлектә эшләр башкарганда халык фикерен тыңлап эш итәргә кирәк. Авыл халкы суыннан файдаланмаган чишмәне ремонтлауга акча тотканчы, аны кирәкле эшкә сарыф итү файдалырак булыр. Тулаем алганда, авыл җирлегенең эшчәнлеген уңай дип бәялим. Чөнки башкарылган эшләре үзегезнең күз алдында. Тормышыбыз елдан-ел яхшыра бара, шуңа булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Виталий Тимофеев ел дәвамында җирлек эшчәнлегенә даими ярдәм итеп килгән Геннадий Михайловка, Валерий Никифоровка, Владимир Федоров һәм Михаил Герасимовка Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Автор: Мингазиз Сунгатуллин, "Кайбыч таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев