Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Тәрбит халкы гореф-гадәтләрне саклап яши ФОТО

Халык җыеннарының чираттагысы җырларда мактап җырланучы, районда гына түгел, аннан читтә дә «Сәүдияр» фольклор ансамбле белән дан тоткан Иске Тәрбит авылында узды. Җирле халыкның гозер-үтенечләре дә, теләк-тәкъдимнәре дә шактый җыелган булып чыкты. Аларның берсен дә игътибарсыз калдырмадылар. Бу җирлеккә караган Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыллы авылларыннан җыенга килүчеләр өчен иң...

Халык җыеннарының чираттагысы җырларда мактап җырланучы, районда гына түгел, аннан читтә дә «Сәүдияр» фольклор ансамбле белән дан тоткан Иске Тәрбит авылында узды. Җирле халыкның гозер-үтенечләре дә, теләк-тәкъдимнәре дә шактый җыелган булып чыкты. Аларның берсен дә игътибарсыз калдырмадылар.

Бу җирлеккә караган Иске Тәрбит, Соравыл һәм Камыллы авылларыннан җыенга килүчеләр өчен иң элек концерт куйдылар. Узган ел «Халкым хәзинәсе» фестивалендә гран-при иясе булган «Сәүдияр» ансамбле сәхнәләштергән урак уру күренешен һәм җирле үзешчәннәрнең җыр­ларын, күпме карасаң һәм тыңласаң да, туярлык түгел. Гореф-гадәтләрне өйрәнеп, кадерләп саклап яшиләр. Җирлек башлыгы Виталий Тимофеев, узган елга йомгак ясап, бюджет үтәлеше, демографик хәл белән таныштырды, төзекләндерү, су һәм электр белән тәэмин ителеш буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Үзара салым акчасының нинди максатларда кулланылуын аңлатты. Бу программа ярдәмендә урам яктырткычларын яңарту, юллар ясау, су белән тәэмин итү, күперләрне төзекләндерү эшләре быел да дәвам итәчәк.
- Хуҗалыкларның санын арттыруга, яшьләрне авылда яшәтеп, эшле дә, ашлы да итүдә хөкүмәт тарафыннан бирелүче субсидияләр дә зур ярдәм чарасы булып тора. Узган ел безнең җирлектә биш хуҗалык 650 мең сумлык кредит алды, - диде Виталий Тимофеев.
Иске Тәрбит җирлегендә өч баш сыер асраучы - дүрт, биш сыер тотучы ике хуҗалык бар. Соравылда яшәүче Нәсибә һәм Алексей Макаровларның унбер баш мөгезле эре терлекләре бар, шуларның сигезе - савым сыерлары.
Хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте җыя. Әлеге җәмгыять рәисе Салават Халиков халык тапшырган продукциянең майлылыгы, тыгызлыгы һәм аксым микъдары түбән булуын әйтте.
Кайбер җирлекләрдән армия сафларында бер яки ике егет хезмәт итсә, Иске Тәрбиттә алар алтау. Виталий Тимофеев, мактауга лаеклы уллар үстергәннәре өчен, аларның әти-­әниләренә рәхмәт әйтте. Директор Артур Акрымов үз чыгышында киләсе берничә елда Иске Тәрбит мәктәбендә белем алачак балалар санына күзәтү ясады. Цифрлар уйландырырлык, балалар саны елдан-ел кими. Узган ел җирлектә дүрт бала туган, аларның берсе дә авылда яшәми.

Соравыл китапханәчесе Валентина Сурнаева авылларындагы яңа күпфункцияле үзәк өчен рәхмәтен белдерде, аңа кушылып, залдан алкышлар яңгырады. Бу авылда яшәүчеләр халык җыенын Соравылда аерым үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Су белән тәэмин итү буенча булган мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр. Виталий Тимофеев әлеге юнәлештә бу елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды, «Чиста су» программасы ярдәмендә Камыллыга су кертеләчәген хәбәр итте. Кибетләргә касса аппаратлары кую, телефон урнаш­тыру, почта бүлекчәсенең эшчәнлеге, ул урнашкан бинага ремонт ясау, яктырт­кычлар кую, урамнарны кардан чистарту, каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча да сорау-тәкъдимнәр яңгырады. Аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, прокурор Руслан Заһретдинов һәм башкалар җавап бирде.

Кайбыч Таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев