Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин музеена экспонатларны авыл халкы үзе җыйган

Иске Гришкин авылының керәшен мәдәни үзәгендәге музейда

Иске Гришкиндагы бу музейның этник культураны саклау, онытыла башлаган йола-гадәтләрне барлау, авылның үткәнен белү ягыннан кыйммәте зур. Чөнки үз авылы тарихын белмәгәннең киләчәген дә бар дип булмый. Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы бар.

Халыкның, яшь буынның күңел байлыгын арттыруда  музейларның әһәмияте бик зур. Аларның тәрбия эшендә дә ярдәме зурдыр дип уйлыйм мин. Монда килеп йөргән балалар йола-гадәтләребез юкка чыгып баруын, элек әби-бабалары кулланган күп кенә предметларның хәзер кулланылышта юклыгын күрәләр. Аларны күргәч, кызыксына башлап, үзләре дә каяндыр эзләп табып, экспонатлар белән музейны тулыландыралар. Балаларга гына түгел, музейдагы җиһазлар белән тулган почмаклар олылар өчен дә бик кызыклы. Халыкны эстетик яктан тәрбияләүдә дә роле бар аның.

Музейны булдыруга зур көч куелган. Монда аерым кешеләрдән, коллекционерлардан тарихи әйберләр, истәлекле язмалар җыйганнар. Материалларны җыюда авыл халкы, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре зур булышлык күрсәткәннәр

Музейда – чүлмәк, күмер үтүге, ярма яргыч, агач тегермән, чабата, чигелгән сөлгеләр, керәшен киемнәрен һәм башка әйберләрне күрү яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Ә Бондюг ягының танылган керәшеннәренә багышланган стендны күргәч, Иске Гришкинның күренекле кешеләргә бай икәнен белдек.

Музей белән безне Менделеевск керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев