Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин авылы музеена Менделеевсктан мәктәп укучылары экскурсиягә килгәннәр

Балаларны керәшеннәрнең милли киемнәре, җырлары, бәйрәмнәре белән таныштырганнар

Шушы көннәрдә Менделеевск районының Иске Гришкин авылының керәшен мәдәнияте музеенда мәктәп укучылары өчен экскурсия үткәргәннәр. Балалар Менделеевск шәһәренең беренче мәктәбеннән килгәннәр.

"Укытучылары Александра Григорьевна безнең белән элемтәгә чыгып, керәшеннәр турында сөйләргә сорады. Мин аларны музейга чакырдым. Укучыларга керәшеннәрнең кем икәнен, Менделеевск районы керәшеннәренең үзенчәлекләре, милли киемнәре, җырлары, бәйрәмнәре турында сойләдем. Безнең "Бигәш" ансамбленең тарихы белән дә таныштырдым", - дип сөйләде мәдәният үзәге директоры, "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" ансамбле җитәкчесе Виктор Япаев.

Укучылар музейда сакланган элеккеге кул тегермәне белән эшләп караганнар, эш кораллары белән танышканнар.

Экскурсия ахырына якынлашкач, балаларны керәшеннәрнең милли ризыгы - дурычмак һәм чәй белән сыйлаганнар.

Фото: Виктор Япаевның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев