Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске чиркәү янында - яңа часовня

Олы көн атнасында Зәй районы Югары Баграж авылында булып кайтуыбыз турында инде хәбәр иткән идек.

Халык педагогы, сабыйлар яратучы Маргарита Миронова оештырган бәйрәм чараларында балаларның теләп катнашулары, керәшеннәрнең йола-тра- дицияләрен белүләре хакында сүз барды язмада.

Авыл белән танышып йөргәндә, безне сокландырган тагын бер күренешкә очрадык. Иске чиркәү бинасы янында, аңа терәп үк диярлек, иман йорты төзеп яталар. Бөтен кеше үз бакчасында казынып, үзе өчен файдалы эш эшләгәндә, Мухановлар семьясы шушы часовня төзелешендә иде.

Сүзгә әллә ни юмарт булмадылар, мондый игелекле эшне кычкырып йөрмичә, эчтән адарынып, башкарып чыгуны хуп күрәләр шул. Алар да ирексез генә сөйләштеләр. Абрам белән Геннадий - бертуган дәдәле-энеле егетләр, кайчандыр чиркәүле булган авылның иман йорты булмавына борчылуларын бер-берсе белән бүлешәләр. Аннары, зур булмаган иман йорты төзергә, дигән карарга киләләр. Икесе дә, Абрамның улы - Василий да нефтяник булып эшли, сораганда, эш урыннарыннан техника да биреп торалар, ди. Кем бушый - часовня буласы урынга ашыга. Башланган эш - беткән эш, диюләре хак. Инде часовняның түбәсен ябып, кечкенә куполын урнаштырып куйганнар. Эчке эшләренә Абрам хатыны Клаваның дусты - Елена Бутакова килгән. Без алар янында тукталганда, Абрам белән Геннадий раствор хәзерләп, Клава белән Елена часовня стенасын штукатурлап яталар иде. Авылның престол бәйрәме - Тройсын көненә иман йортын җиткереп бетерергә исәпләре. Тәвәккәлләп бер башлагач, башкарып чыгарлар, Алла бирса. Булдыруларына ышанмасалар, алынмаслар да иде. Эшне ахырына җиткерүче егетләр алар, Мухановлар, диделәр безгә авылдашлары. Ходай ярдәменнән ташламасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев