Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске әйберләргә яңа сулыш бирәбез

2024 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2024» республика конкурсы старт алды, аның төп максаты-республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү.

Һәрберебезнең өендә иске, киелми торган киемнәр бар.

«Ул киемнәрне бервакыт кирәге чыгар әле дип, пакетларга, тартмаларга тутырып яисә шкафның иң эченә үк яшереп кую иң зур ялгышлык! Хәзер кирәк булмаган кием башка вакытта да кирәкмәячәк. Бу кирәкмәгән кием-салымнан ничек тә булса котылу ысулларын эзләп табарга кирәк. Чөнки иске киемнәр тормышның уңай барышына комачаулый, сәламәтлегебезгә зыян китерә.

Ул киемнәрдән ничек котылырга соң?
Без яшәгән авыл җирендә иске киемнәр җыю урыны юк. Шунлыктан кирәкмәгән кием-салымны әрәм итмибез. Башыбыздагы фикерләрне чынга ашырып, иске әйберләргә яңа сулыш бирәбез. Иске киемнәрне кисеп, җеп әзерләп, идәнгә җәю өчен түгәрәк паласлар үрәбез. Ягъни дөньяны чүптән коткарабыз»,— ди Бирдебәктән карендәшебез Евдокия Толстова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев