Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Исемнәрен сорамаганга үкендем"

Ирина Садыйкова коронавирус белән авырган

Түбән Кама районы Олы Аты авылында яшәүче Ирина Садыйкова октябрь башында сеңлесе Клара белән Казанга экскурсиягә барган. Гүзәллеккә хисләнеп йөреп, фотоларга төшеп, кайтканнар. Ә 3-4 көн узгач, үзе дә, сеңлесе дә үзләрен начар хис итә башлаган.

«Коронавирус вакытында кеше үзен ничек хис итә?» – дигән соравыма Ирина апа:

– Башта нык итеп баш авыртты. Ул бөтенләй икенче төрле авырту. Башны күтәреп булмый. Кан басымы сикерәме дип, дарулар эчтем. Әмма ярдәм итмәде. Ә кичкә тән температурасы 38, аннары 39 градуска кадәр күтәрелде. Антибиотиклар кадый башладым, вируска каршы дарулар эчтем. Температура төште, әмме берничә көннәр тагын күтәрелеп, хәтта саташып яттым, авыз тәм тоймый, ә борын ис сизми башлады. Күзләр чыгып китәрдәй булып авыртты, – дип сөйләде.

Ирина Садыйкова үзе савыга алмаячагын аңлагач, «Ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырткан. Дөрес, алты сәгать көтәргә туры килгән. Килгән табибларның исемнәрен сорамавына үкенә ул. Үзе әйтүенчә, шулкадәр яхшы карап, тикшергәннәр, игътибарлы булганнар. Очратса, рәхмәтләрен җиткерер иде.

Компьютер томографиясе Ирина апаның үпкәләре зарарланган булуын күрсәткән. Аны госпитальгә салганнар.

– Ятуыма сөендем. Шулкадәр яхшы карыйлар, килеп тән температурасын тикшерәләр, хәлне гел белеп торалар. Үзләрен күреп булмый, барысы да бер-төрле итеп киенгән, күзләре генә күренеп тора. Рәхмәт яусын аларга, яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди ул һәм мондый госпиталь булдыруда, аны кадрлар белән тәэмин итүче шәһәр хакимиятенә һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерә.

Ирина Садыйкова түбәнкамалылардан үзләрен саклауларын сорый һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.

Лилия Заһретдинова

Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/slamt-bulygyz/isemnren-soramaganga-kendem


Лилия Заһретдинова, "Туган як"

 

Олы Аты авылында яшәүче Ирина Садыйкова безгә язудан туктады. Баксаң, ул да авырып, шул госпитальгә эләккән. Аның белән элемтәгә кердем. Октябрь башында сеңлесе Клара белән Казанга экскурсиягә барган. Гүзәллеккә хисләнеп йөреп, фотоларга төшеп, кайтканнар. Ә 3-4 көн узгач, үзе дә, сеңлесе дә үзләрен начар хис итә башлаган.
«Коронавирус вакытында кеше үзен ничек хис итә?» – дигән соравыма Ирина апа:
– Башта нык итеп баш авыртты. Ул бөтенләй икенче төрле авырту. Башны күтәреп булмый. Кан басымы сикерәме дип, дарулар эчтем. Әмма ярдәм итмәде. Ә кичкә тән температурасы 38, аннары 39 градуска кадәр күтәрелде. Антибиотиклар кадый башладым, вируска каршы дарулар эчтем. Температура төште, әмме берничә көннәр тагын
күтәрелеп, хәтта саташып яттым, авыз тәм тоймый, ә борын ис сизми башлады. Күзләр чыгып китәрдәй булып авыртты, – дип сөйләде.
Ирина Садыйкова үзе савыга алмаячагын аңлагач, «Ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырткан. Дөрес, алты сәгать көтәргә туры килгән. Килгән табибларның исемнәрен сорамавына үкенә ул. Үзе әйтүенчә, шулкадәр яхшы карап, тикшергәннәр, игътибарлы булганнар. Очратса, рәхмәтләрен җиткерер иде.
Компьютер томографиясе Ирина апаның үпкәләре зарарланган булуын күрсәткән. Аны госпитальгә салганнар.
– Ятуыма сөендем. Шулкадәр яхшы карыйлар, килеп тән температурасын тикшерәләр, хәлне гел белеп торалар. Үзләрен күреп булмый, барысы да бер-төрле итеп киенгән, күзләре генә күренеп тора. Рәхмәт яусын аларга, яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди ул һәм мондый госпиталь булдыруда, аны кадрлар белән тәэмин итүче шәһәр хакимиятенә һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерә.
Ирина Садыйкова түбәнкамалылардан үзләрен саклауларын сорый һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.

Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/slamt-bulygyz/isemnren-soramaganga-kendem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев