Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исемнәре кайтты әйләнеп: Багражда Гурий Тавлин истәлегенә мемориаль такта ачтылар

27 декабрь көнне Зәй районының Урта Баграж авылында күптән көтелгән вакыйга булды - авылның мәдәният йорты бинасына язучы Гурий Тавлинга мемориаль такта куелды.

Үзе исән булса, авылдашлар хәтеренә "Укымышлы Гүри", "Мулла Гүрие" буларак кереп калган язучыга 91 яшь тулган булыр иде. Әдәбият сөючеләргә "Афәт" роман-трилогиясе, күп санлы повесть, хикәяләре аша таныш булган Гурий Тавлин шушы авылда 1925 елда дөньяга килгән. Авылда аны якыннан белүчелэр, туган-тумачалар әле шактый. Гурий Иванович туып үскән нигез дә исән-сау, ул йортның учагын аларга туган тиешле Нина түти Архипова саклый.

Мемориаль тактаны ачуда район администрациясе җитәкчеләре, Зәй районы керәшен оешмасы вәкилләре, җәмәгатьчелек, авылдашлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев