Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җирле үзидарә көне уңаеннан Сергей Степановның хезмәте югары бәяләнде

Сергей Степановка җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләр өчен” медале тапшырылды

Казан шәһәрендәге “Корстон”да җирле үзидарә көне уңаеннан тантана булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык җирле үзидарәләрендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Халыкның көндәлек тормышындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы булган җирле власть идарә системасында һәрчак зур роль уйнады. Һич арттырусыз, дәүләт күләмендәге күп кенә бурычлар – кечкенәсеннән алып аеруча мөһим булганнарына кадәр, ахыр чиктә, сезнең хезмәтегез белән тормышка ашырыла”, – дип әйтеп үтте ул.

Президент кулыннан бүләк алучылар арасында Мамадыш районының Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов та бар иде.

Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степановка “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләр өчен” медале тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы булып, ул ундүрт ел эшли инде. Сергей Николаевич җитәкчелегендәге җирлеккә караган Чия башы һәм Сәртек авылларында халыкны су белән тәэмин итү, юлларны яңарту, һәйкәлләрне тәртипкә китерү кебек зур эшләр башкарылган. Чия башының борынгы чиркәвен яңартып төзекләндерү дәвам итә. Сергей Степанов авыл кешеләре тормышында уңайлыклар тудыруга, үз шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтүгә дә аеруча зур игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев