Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ирина Михайлова «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Ел үрнәге» номинациясендә җиңү яулады

Бүләкне аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясалган иде. 

Минзәлә районыннан карендәшебез Ирина Михайлова әлеге бәйгедә "Ел үрнәге" номинациясендә лаеклы җиңүче булды. Бүгенге көндә ул – Минзәләнең "Ялкын" яшьләр үзәге директоры. Шулай ук, районындагы волонтерлык хәрәкәте һәм "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" кысаларында гуманитар ярдәм җыю штабы җитәкчесе дә әле.

Әлеге бәйге республикада 1996нчы елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Быел оештыру комитеты 300дән артык гариза кабул иткән. Теләчедә, Мамадышта, Алабугада, Әлмәттә, Тәтештә, Чаллыда узган зона турлары нәтиҗәләре буенча республика этабына 142 катнашучы үткән. Ә тантаналы чарада ун номинациядә җиңүче дип табылган хатын-кызларны бүләкләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Герое Иван Додосов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиевалар бүләкләде.

Шулай ук, кызыклы яңалык буларак, Ирина Михайлова "Сөембикә" журналының март саны тышлыгын бизәгәнен дә әйтеп узарга кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев