Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җирекле моңнары» ансамбле лауреат булды

Түбән Кама районының Кече Җирекле авылындагы «Җирекле моңнары» ансамбле икенче Бөтендөнья «Алтын Мирас» фестиваль-конкурсының фольклор номинациясендә лауреат исемен яуладылар.

14 июньдә Халык иҗаты йортында төрки телле халыкларның II Халыкара «Алтын мирас» фестиваль-конкурсы  узды. Фестивальнең 13-15 июньдә уздырылган сайлап алу этабында үзебезнең Татарстан районнары белән беррәттән, Мурманскидан, Коми республикасыннан, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән дә фольклор коллективлар катнашты.

«Алтын мирас» фестивалендә Түбән Кама районының Кече Җирекле авылыннан «Җирекле моңнары» ансамбле «Бирнә элү йоласы»н күрсәтеп, “Фольклор” номинациясендә лауреат исемен яулады.

«Җирекле моңнары» ансамбле җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова әйтүенчә, «Бирнә элү йоласы»н сәхнәләштерүдә аларга 90 яшьлек Мәтрүнә түти Курбаева, 75 яшьлек Александра Поликарпова һәм башка әбиләр ярдәм иткән. Алар элек авылда кызлары булган гаиләләрдә ничек итеп бирнә әзерләнгәне, төп йортка килгән яшь киленнәрнең бирнәлекләрен элү тәртибе турында сөйләгәннәр. Фестивальдә «Җирекле моңнары»ндагы тугыз җыручы һәм гармунчылары Павел Федосеев катнашкан — алар «Бирнә элү йоласы»н күрсәткәннәр. Каенлы авыл җирлеге депутаты, Җирекле егете Федор Назаров фестивальгә баруда транспорт белән дә ярдәм итеп, барысын да үзе оештырып йөргән. 

«Алтын мирас» фестивалендә катнашкан коллективлардан, Түбән Кама Сабантуе сәхнәсендә шушы шәһәрнең «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, Кайбыч районы коллективы һәм, шулай ук, Комидан килгән үзешчән артистлар чыгыш ясаган.

Бүләкләү тантанасы да Сабантуйның төп сәхнәсендә булып, башкалар белән бергә, «Җирекле моңнары»на да истәлекле бүләкләр һәм ансамбльдәге һәрбер кешегә икешәр мең сумлык сертификат тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев