Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир йөзендә юкка чыккан авыллар күпме?

Керәшеннәр кайчандыр төпләнеп яшәгән, ләкин бүгенге көндә юкка чыккан Әлмәт районының авылларын барларбыз.

Кублицкая авылы
Кублицкая 2000 елларда юкка чыккан авыл. Ул Әлмәт шәһәреннән якынча 70 км ераклыкта урнашкан булган. XVIII гасырның икенче яртысында Мишә Кублицкая исеме астында да билгеле. Авылга 1720 елларда патша армиясененең драгун полкы майоры С.Ф. Кублицкий нигез салган, бирегә ул үзенең крепостнойларын китереп утырта. Шулай ук, монда ясаклы крестьяннар да гомер кичергән. Оешканнан бирле ул Казанның Җөри юлы провинциясенә, аннары Казан Чистай өязенең Ерыклы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонына карый, 1930 елдан - Яңа Чишмә районы, 1963 елдан Әлмәт районы составында. Халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.

Яңа Илтән
Әлмәт шәһәреннән көнбатышка таба 68 км ераклыкта, Кичү елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан була. Яңа Илтән авылына 1926 елда Илтән-Бота авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салына. 1959 елдан Әлмәт районы составында була.

Авыл оста куллы халкы белән дан тоткан. Биредә балта осталары, печник, умартачылар, тегүчеләр, киез басучылары булган. Элеккеге авыл халкы бүген дә дини бәйрәмнәргә авылга зиратка кайта. 2001 елдан белешмә басмаларда искә алынмый.

Южный бистәсе
Южный бистәсе 1980 елларда юкка чыккан. Ул Әлмәт шәһәреннән 84 км ераклыкта урнашкан булган. Южный бистәсенә 1930 елда, массакүләм коллективлаштыру чорында Маврино, Кәләй, Новотроицкое авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салына.

Южныйга 1930-40нчы еллар дәвамында коллективизациядән качы халык актив рәвештә күчеп утырган. 1947 елда балалар бакчасы ачыла, аны Екатерина Корюкина җитәкли, тәрбияче булып Мария Селиверстова эшли. Клуб, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты булган. 1970 еллар ахырында поселок перспективасыз торак пунктлар исемлегенә керә. Барлык җитештерү һәм социаль объектлар Новотроицкий авылына күчерелгән. 

Я.Емельянов исемендәге үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев