Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ир-ат йөрәгендә иярләнгән ат ятар

Геннадий – биш баланың өченчесе. Өлкәнрәкләре – Владимир белән Алевтина, кечерәкләре – Евгений белән Елизавета да яхшы гына укыган. Дус, тату гаиләдә, әти-әнигә булышып, саф һавада уйнап, сау-сәламәт булып үскән алар

Татар халык иҗатында – әкиятләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә, җырларда – иң еш очрый торган каһарман, әлбәттә, ат! Хайван дип әйтсәк, аны ничектер кимсетербез сыман.   Кайбер галимнәребез, телебездәге «ир-ат» сүзе борынгы заманнарда, Идел-Чулман, Ык-Чирмешән, Иртеш буйларында кыргый атлар – коланнар утлап йөргәндә, «кентавр» мәгънәсендә кулланылган, дип раслый. Бик мөмкин! Колан сүзен аңлап бетермәгәннәргә бер борынгы мәкальне искә төшерик: атасы колан атмаганның баласы куян атмас, дигән халкыбыз. Кызганыч, кыргый атларны күптән кырып бетергәннәр. Берзаман кулга ияләштергәннәре дә күп калмаган иде. Ярый хәзер аларны үрчетүгә безгә күчмәнлектән килгән атка мәхәббәт хисе сүнеп бетмәгән милләттәшләребез алынды. Адәм баласы, тормышта юлыга торган төрле четерекле вазгыятьләрне искә алып, «Атың яман булса, сатып котылырсың, агай-энең яман булса, качып котылырсың, хатының яман булса, ничек котылырсың» дип шаяртырга ярата. Шөкер, язмабыз каһарманы, керәшен карендәшебез Геннадий Большаков бу җәһәттән берсенә дә – атына, туганнарына, хатынына да – дәгъва белдерә алмый. Киресенчә, аларга рәхмәт кенә укый. Атчылык белән шөгыльләнүчеләргә, гомумән, ат чабышларын карарга яратучыларга әлеге халыкара класслы останың исеме яхшы таныш.  «Татнефть» берләшмәсе канаты астында,  Әлмәт районындагы Кичүчат авылында  егерме елдан артык эшләп килүче ат спорты мәктәбенең директоры һәм шул ук вакытта алыштыргысыз баш  тренеры ул. Берничә көн элек безгә Кичүчаттагы әлеге спорт мәктәбенең казанышлары белән танышып йөрү насыйп булды. Бәйгеләрдәге җиңүләрнең җисми шаһиты булган бүләкләр – мәктәп диварлары буйлап урнаштырылган киштәләргә куелган кубоклар, мөгаен, ике йөздән артыктыр.  Аларның үз өлешенә тигән шактые  җитәкченең өендә дә  саклана  әле. 

– Штатта 27 кеше.  Әле ике хезмәткәр җитми дә.   Уртача хезмәт хакы 30 мең сум булса да, атлар арасында эшлим дип торучыларны табуы кыен. Югыйсә авыл җире өчен аз акча түгел бу. Нефтьчеләр, билгеле, күбрәк ала. Бездә хезмәт шартлары яхшы. Хезмәткәрләребез монда эшләү чорында яшәсен дип йорт салдыр-
дык. Анда  бер бүлмәле – алты, ике бүлмәле ике фатир бар.  Озак еллар эшләгән кешегә безнең «Татнефть» берләшмәсе аша фатир алу кыен түгел.   Вахта автобусы йөреп тора,  – дип сөйли директор.

Биредә хәзерге вакытта йөздән артык ат асрала икән. Аларның иллесе – юртак.   Нигездә, чиста токымлы, ярым чиста токымлы инглиз, американ, орлов, рус юртаклары тоталар. Егермеләп понилары бар (аларны җәйләрен «Татнефть» акционерлык җәмгыятендәге балаларның ял һәм сәламәтлек лагерьларына биреп торалар). Ат абзарлары, тренеровка  юллары яхшы. Озак еллар ышандырып та, манеж төзелмәвенә генә эчләре поша атчыларның. Манеж төзелсә (бигрәк тә кышын, язгы, көзге пычракларда кыенрак), мәктәп балаларына шөгыльләнү уңайлырак булыр иде, билгеле. «Актүбәдә манежны төзеп бетерделәр, Алабугада төзи башладылар», – дип, күршеләренә ак көнләшү белән караганнарын сиздерде җайдаклар. 

«Син бит Кичүчаттан. Яшь авылдашларың спорт мәктәбендә шөгыльләнәме?» – дип кайтып барышлый Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, «Хезмәт даны» район газетасы баш мөхәррире, шагыйрь Рәфкать Шаһиевка шылтыраттым. «Укучылар моңарчы бик теләп йөрде. Балаларыбызга бер кызыклы шөгыль бар, дип ата-аналар да канәгать иде. Август ахырында, республика көнендә үткәрелгән понилар бәйгесендә дә катнашканнар иде. Дөрес, күптән түгел генә балалар белән шөгыльләнә торган тренер ни сәбәптәндер киткән дип ишеттем. Ата-аналар, хәзер кем килер инде, дип борчылып тора», – дип җаваплады Рәфкать.

Беренче аты – «Могикан»

Гена: «Мин ат абзарында үстем дип әйтә алам», – дип, берничә тапкыр кабатлады. Әлмәт районының Борискино авылында туып үскән егет ул. Анда татарлардан тыш руслар, чувашлар, мордвалар да яши. «Катнаш авыл булгач, билгеле инде, мәктәптә русча укыттылар. Гомумән, татарча укырга туры килмәде. Татарча аңласам да, яхшы сөйләшә алмыйм. Мин үскәндә, авылыбыз шактый зур, дүрт йөзләп хуҗалык бар иде. Хәзер, таралып, шактый кечерәйде», – дип, сорауларыбызга, нигездә, русча җавап кайтарды ул.

Геннадий – биш баланың өченчесе. Өлкәнрәкләре – Владимир белән Алевтина, кечерәкләре – Евгений белән Елизавета да яхшы гына укыган. Дус, тату гаиләдә, әти-әнигә булышып, саф һавада уйнап, сау-сәламәт булып үскән алар.  Башка ир, кыз туганнарыннан аермалы буларак, Гена күбрәк  үз совхозларында төп ат белгече булып эшләүче әтисе Георгий дәдәй янында, атлар арасында чуала. Укуына, тәртибенә тел-теш тигезүче булмагач, мәктәпкә чакыртмагач, әти кеше улының бу мавыгуына каршы килми. Ул вакытта «Победа» совхозында йөзләп ат була. Райондагы мәшһүр Токарликов исемендәге совхоз белән ярыша-ярыша яхшы токымлы атлар да асраган куәтле хуҗалык булган ул үз заманында. Дөрес, авыл, район Сабантуйларын калдырмаса да, Георгий дәдәйгә зур ярышларда, республика бәйгеләрендә катнашырга туры килмәгән. Ә менә республикада гына түгел, россиякүләм, халыкара бәйгеләрдә җиңү бәхете уртанчы улына язган икән.

Гена унике яшендә, әтисеннән калышмаска тырышып, ат менеп, Сабантуйларда, бәйгеләрдә катнаша башлый. Райондагы беренче җитди җиңүен әле дә яхшы хәтерли ул. «Могикан» кушаматлы юртагы белән әүвәл ярым финалда, аннан финалда беренче килә. Әти кеше улыннан да ныграк куана. «Улым, әйт: ни сорасаң, шуны алып бирәм!» – дип кочаклап ала аны. Кайберәүләр, дуамалрак дип, «Могикан»га кул селтәсә дә, бахбай белән уртак тел таба  егет.

Ат җене бер кагылса ычкындырмый икән.  83 яшьлек Георгий дәдәй бүген дә ат алып асрарга әзер. Тик көч-куәт җитеп бетмәс дип шикләнә. Карчыгы Анастасия исән булса, бәлкем алыр да иде.  Югыйсә пенсиягә чыккач, үз хуҗалыгында дистә еллап ат тоткан ул. Генада да «ат чире» , тик мәктәпне тәмамлаганда, ул әле моны бик чамаламый. Гомерен техникага бәйләргә уйлап, училищеда машина йөртүче таныклыгы ала. Бу һөнәре аңа Демократик Германиядә узган хәрби хезмәттә  нык булыша. Частьта өлкән йөртүче булып, ил гизү, алман төгәллеге, пөхтәлеге белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә ул аңа. Армиядән кайткач та, яраткан эшем шушыдыр дип, Чаллыга барып, «Строймеханизация» идарәсенә эшкә урнаша, кая кушсалар, шунда алты ел йөк ташый.

Мәхәббәт белән очрашу

Чаллыга барып эшкә керүе очраклы булмый, билгеле. Армиядән кайтып килгәндә, Ульян өлкәсенә җиткәч, вагонга бер сылу һәм сөйкемле кыз кереп утыра. Чүпрәле районы кызы Фирдәүсә булып чыга ул. Гөнаһ шомлыгына каршы, кызның теше сызлый икән. Егетләр ничек тә кызның күңелен күрергә, сөйләштерергә тырышалар. Кызга иптәш булып, йокламас өчен төне буе диярлек кәрт сугалар. Гена Бөгелмәдә поезддан төшеп кала. Хушлашканда Фирдәүсәгә, ноябрь бәйрәме узгач, мин синең яныңа киләм, белеп тор, ди. Әйткән сүзендә тора егет.  Табарга ярдәм итәрсең әле дип, Чаллыда торучы туганы Юраны да үзенә ияртә. «Новый городтагы беренче комплекста, 14 нче тулай торакта яшим», – дип әйткән була күзе төшкән кыз. Барсалар, анда ике тулай торак икән. Берсенә керәләр. «Андый кызны белмибез. Бездә бер Фая бар да инде, тик ул олырак яшьтә», – диләр анда. Фамилиясен дә сорамаган бит ичмасам… «Эскерттән энә эзләгән кебек бу. Ай-һай табып булмас», – дип уфтана Юра. «Борчылма, ул безне көтеп торачак. Әйдә, күрше тулай торакка керик әле», – дип тынычландыра аны Гена. Могҗиза! Керсәләр, вахтёр янында Фирдәүсә утыра! Бу хәлне ничек очраклылык дип әйтәсең?! Бер-берсен сынашып, ике ел чамасы йөриләр дә өйләнешә гашыйклар. 1988  елда – Станислав, 1991 елда Эдуард туа. Ике бала белән тулай торакта яшәве җиңел түгел, билгеле. Кайчан фатир булыр, билгесез. Җитәкчеләр берни ышандырмый. Ярый әле, гомер юлдашы, хатыны, борчылма, аякка басмый калмабыз, дип, аны тынычландырып, хуплап тора. Хәләл җефете, сиңа өскәрәк күтәрелү, башкалар белән үзеңне тиң күрү өчен югары белем алырга кирәк, дип тукып тормаса, мөгаен, Казан ветеринария академиясенә укырга кермәгән дә булыр иде ул. Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, дигән мәкаль халкыбызда яхшы мәгълүм анысы. Шулай да  «Бик тәртипле, бик намуслы Фирдәүсәм. Балаларыма яхшы тәрбия бирде. Ничек инде аны яратмыйсың?!» – дип, Геннадий, әңгәмә   барышында хатынына  хөрмәтен белдереп,  аны кат-кат телгә алды.

Кискен борылыш

Торак шартларын ничек яхшыртырга икән дип бераз аптырап йөргәннән соң, Геннадий, барган юлында кискен борылыш ясап, алдагысын вузда алган белеме белән бәйләргә уйлый. Бу  беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең бахбайларга мәхәббәте нәтиҗәсендә республика хуҗалыкларында,  бигрәк тә «Татнефть»тә атларга игътибар арткан чор була. Геннадий өчен дә атчылык белгән, яраткан эш ич. Хатыны Фирдәүсә дә, син булдырасың, үҗәтлегең җитәрлек, дип хуплап тора.  Менә шулай яшь гаилә, шәһәр тормышын калдырып, 1993  елны  Баулы районындагы Берёзовка авылына – «Баулынефть» идарәсенең кырыклап ат асраучы ярдәмче хуҗалыгына барып, эшкә урнаша. Ике елдан туган авылыма якын, дип үз районына кайтып, Токарликов исемендәге совхозның Кәләй авылындагы ат фермасына бригадир һәм тренер-җайдак булып эшкә керә ул. Менә шунда эшләгәндә, 33 яшендә беренче зур уңышын яулый  Гена – «Рангоут» кушаматлы юртагында илебездә бик дәрәҗәле саналган, дүртле (дүрт яшьлек ат дигәнне аңлата) атлар арасында уздырыла торган бәйгедә Зур Мәскәү дербие (чытырманлыгы) кубогын ота ул. «Бәхет елмайды боларга. Яхшы ат сатып алганнар.  Менә үзеңдә үстергән ат белән отып кара идең син!» – дип, арттан көнчелек күрсәтүчеләр дә булмый калмый, билгеле.  Моны хәтеренә яхшы төйнәп куя егет. Соңрак, «Кичүчат» ат спорты мәктәбенә күчкәч, үзләрендә колынлатып үстергән юртаклар белән дә әлеге кубокны берничә мәртәбә ота Большаковлар.

Эдуард  атсыз тора алмый

Большаковлар дип язгач аңлагансыздыр инде: ат җене бу нәселдәге яшьләрне дә уратып узмаган.

– Мин, ат белгече буларак, балаларымның ат спорты белән шөгыльләнүенә каршы идем. Берсен дә яныма  чакырмадым. Әмма Эдуардым минем юлдан китте. Безнең илдә атларга игътибар аз бит. Ә менә Европада атларга хөрмәт бик зур. Әйтик, Франциядә приз фонды гына да  – 9 миллиард евро, Швециядә 5 миллиард евро тәшкил итә. Бик зур чыгымлы спорт төре бу. Ярый әле, бездә чыгымнарны «Татнефть» үз өстенә ала, – дип сөйли бу уңайдан ат остасы.

Шунысы кызык: Эдуард та ат спортына урау юллар аша килгән. Мәктәпне тәмамлагач, егет КХТИга укырга керә. Вуздан Әлмәткә кайтып, нефть эшкәртүдә көчен сынап карый. Шулай бервакыт ул, очраклы рәвештә генә, әтисенең «Югары казанышлар спорты» дигән проектны тикшереп-барлап утырган чагына тап була (соңрак әлеге  проект «Татнефть» берләшмәсе генераль директоры Наил Маганов тарафыннан раслана). Ат спортчыларын әкренләп үстерү –
 яшьли сайлап алу, Мәскәүдә укыту, чит илләргә барып тәҗрибә уртаклашу юллары каралган була анда. 

– Мине дә әлеге проектка алыгыз әле! Мин нефтьтә механиктан да югарырак күтәрелә алмаячакмын, – ди улы әтисенә.

– Ник иртәрәк әйтмәдең соң атларга битараф түгеллегеңне?

– И әти, сиңа каршы төшеп буламыни?

Шушы сүзе белән әтисен җиңә улы.  Хәзер менә дүрт ел әтисе янында эшли Эдуард. Яңа урында эшли башлау-
ның икенче елында ук зур уңышка ирешә: ике стартта катнашып, 25 яшькә кадәрге яшьләр арасында Россия чемпионатын ота. Җиңүче буларак, халыкара бәйгеләрдә катнашырга тиеш була ул, тик бара гына алмый. Чөнки шул көннәрдә Эдуардка егерме биш яшь тула. Шулай да язмыш мәрхәмәт күрсәтә: Большаковларның бер проекты яклау таба да, алты юртакны алып, аталы-уллы Швециягә китеп баралар.  Татарстан ат спорты тарихында беренче тапкыр була мондый вакыйга. Ярты елга – 2019  елның ахырыннан 2020  елның башына кадәр   исәпләнгән дәвамлы сәфәр була бу. Большаковлар Швециядә уздырылган  халыкара бәйгеләрдә катнашып биш (!) җиңү яулый. Дөресрәге, ике ярышта отканнан соң, әти кеше, ашыгыч эшләр чыгып, туган якларга кайтып китә дә, таҗлы вирус эпидемиясе башлану аркасында, Швециягә башка керә алмый. Калган теге өч җиңүне Эдуардның үзенә генә яуларга туры килә. Инглиз телен  белгәч, чит җирдә әллә ни кыен булмый аңа. Әлеге сәфәрдән  29 яшьлек милләттәшебез Россиягә халыкара класслы оста булып кайта. Бүгенгә ул – илебездә бу югары дәрәҗәгә ирешкән иң яшь оста. Улының мондый нәтиҗәгә килүен бик табигый дип исәпли әти кеше. Кечкенәдән әтисе тирәсендә кайнашкан малай үзләрендәге кайсы атның ничек, күпме вакытта чапканын, елдамлыгын белеп, кызыксынып торган. «Эдуард  Мәскәү Үзәк ипподромының  җитештерү бүлеге мөдире Татьяна Моисеевада аккредитация узды, атчылыкка кагылышлы барча имтиханнарны уңышлы тапшырды.  Әлегә ул – безнең Татарстанда шундый бердәнбер юртак иярләүче. Кечкенәдән тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торды. Дәресләрен әзерләп бетермичә, беркайчан да йокларга ятмый, әнисен дә йоклатмый иде. Һәрвакыт пөхтә, тәртипле, җаваплы булды. Хәзер дә атлар белән шөгыльләнеп кайтканнан соң, спортзалга бара. Бервакыт тәмәке тартканын, аракы эчкәнен күргәнем булмады. Хәер, Станислав белән Викториянең дә тәртип бозганнары юк», – ди әти кеше, балаларының тәүфыйклы булуын әниләреннән күреп.

Виктория дигәннән. Бүген Казан медицина университетында белем алучы  бу  туташ та мәктәптә укыган вакытында ат спорты белән мавыгып алган. Хәтта дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, өченче, дүртенче урыннарны да яулаган. «Аның бөтен нәрсәне сынап карыйсы килә. Яраткан, көтеп алган кызыбыз бит. Теләк белдергәч, каршы килмәдем инде. Бу мавыгуы узар дигән идем. Узды да бугай», – дип көлә Геннадий.

Гаиләдә һәр бала үзенчәлекле, билгеле.  Станислав Уфага барып полиция мәктәбендә укып кайткан. Тик минем холкыма ярашмый торган бик авыр хезмәт, дип әлеге эшен ташлаган. Хәзер нефть тармагында «акча суга» икән. Күптән түгел генә өйләнеп, әти-әнисен оныклы иткән. Менә аны, ярдәмчем булырсың, дип әтисе үз янына чакырып караган. «Атчылык күңелем яткан эш түгел», – дип баш тарткан олы улы.

 Эшкә бәйрәмгә
ашыккандай 

– Аттан башка тормышыңны күз алдына китерә алмасаң гына язмышыңны атчылыкка, ат спортына бәйләргә кирәк. Мин эшкә бәйрәмгә ашыккандай барам. Стартка чыкканда, җайдак дулкынланса,  ул дулкын юртакка да күчә. Мин, гадәттә, үземне тыныч тотарга тырышам. Һәрвакыт үземне беренчелекне алырга дип көйлим. Үз-
үзеңә артык нык ышанырга да ярамый. Бәйгедә оту өчен ат белән бер тәнгә, бер җанга әверелергә, малкаеңның кәефен яхшы тоярга, холкын, йөрешен әйбәт белергә кирәк. Мин шуңа омтылам, – дип аңлатты безгә зур уңышларга ирешүенең серен Геннадий. Әлеге казанышларын югары бәяләп, Татарстан җитәкчелеге аны «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләгән. «Татнефть» берләшмәсе Россия ат спортында юртаклар буенча беренчелекне тота икән, монда «Кичүчат» ат спорты мәктәбенең дә өлеше зур.   Бу уңышлар – даими рәвештә күнектерү-өйрәтүләр, токым эшен яхшырту, ветеринария белән шөгыльләнү, тәртип саклау, тәҗрибә алмашып тору нәтиҗәсе.

– Соңгы вакытта оттырулар булгалап торса да, иң зур җиңүләр бездә.  Әле менә быел Мәскәү бәйгесенә, юртакларыбызның мөмкинлеген чамалап, зур өметләр баглап, барган идек тә финалга үтмәдек. Ярым финалда яхшы гына чапкан юртагыбызның, ниндидер вирус эләктереп, температурасы күтәрелде. Кайчагында тернәкләнеп бетмәгән атта да стартка чыгарга туры килә, – дип сүзебезгә кушыла биредә өлкән тренер булып эшләүче Рафаил Ихсанов. «Бахбай тыңламаса, кушканнарны үтәргә ашыкмаса, җәзага тартасызмы соң?» – дип сорыйм. «Атка сирәк-мирәк җәза бирергә була. Ешайтсаң, ул аңа ияләшәчәк», – дип аңлата өйрәтүче.

–Һәр ат, һәр спортчы сәламәт булырга тиеш. Ат чапкыннарга гәүдә авырлыгын саклау мәҗбүр ителмәсә дә, җайдакларның авырлыгы 53–54 килограммнан артмаска тиеш, – дип, Геннадий Большаков җайдак Марат Вафинны үрнәк итеп китерде. Ярыш-лар алдыннан спортчы тренажёрда шөгыльләнеп, мунча кереп, чабынып авырлыгын киметә икән. Атларны мөмкин кадәр озаграк яхшы хәлдә саклауны, ярышларда катнаштыруны максат итеп куя ул. Шуңа күрә аның хуҗалыгында 11–12 яшьлек юртак чемпионнар да бар. Атларның бу төре өчен өч мәртәбә күбрәк бу. Кеше белән чагыштырсаң, илле яшьлек агайның егетләр белән ярышуы кебегрәк килеп чыга.  Һәр ат этаплап өлгерә. Гадәттә, ат дүрт яшендә иң зур казанышына ирешә икән. Алты-җиде яшьлек атларны инде ярышка алып бармый башлыйлар. 

Әйтергә генә ансат: бик күп бәйгеләрдә катнашып, 24 җиңел машина откан Геннадий. Швециядән генә түгел, Франциядән, Германиядән дә җиңү яулап кайткан ул. 2000 ел кызы туган өчен генә түгел, өч машина откан ел буларак та истәлекле.   Гадәттә, бүләк машина берләшмәгә алып кайтып тапшырыла. Бу юлы тәвәккәләп: «Быел кызыбыз туды. Аңа Виктория-Җиңүче дип исем куштык. Шуның хөрмәтенә хатыныма машина бүләк итәсем килә», – дип,  җитәкчеләрдән откан машиналарының берсен үзенә бирүләрен сораган тренер. Фирдәүсә ханым шул елдан бирле машина йөртә икән. Без үз чиратыбызда, бүләктән сезгә өлеш чыкмыймыни, дип  сорамый кала алмадык. Хәер, бу җәһәттән «Татнефть» акционерлык җәмгыятендә  тәртип: яңа нигезләмә буенча кыйммәтле приз откан сурәттә җайдакка, тренерга, ветеринарга, ат караучыга да өлеш каралган.  

Тып-тып итеп килгән туры атымның

Тояклары яшел тут икән…

 Теләсә кайсы ат иярләүченең аеруча яраткан аты була. Геннадийның шундый истәлекле  юртагы – «Рангоут».  Мәскәү ипподромында оста аның белән 1997 елда  икеле атлар арасында – Талантлы призын, 1998  елда өчле атлар арасында – Зур өч яшьлек призын, 1999 елны дүртле атлар арасында Зур Мәскәү дербиен (чытырманлыгын) ота. Мәскәү ипподромында 1999, 2001, 2002 елларда Тынычлык призын яулый. 2000–2003 елларда    шунда ук Элита призын алуга ирешә. Шул рәвешле, дүрт ел рәттән Россиянең иң яхшы аргамагы булып таныла юртак. Әлеге тулпары аңа Германиядә дүрт тапкыр җиңү китерә. Үз яшендә барча төп призларны яулаган, дүрт мәртәбә таҗ кидерелгән илебездәге бердәнбер юртак «Рангоут»! Бәйгеләрдә катнашмый башлагач та, җитештерүче буларак, төрле ат заводларында яхшы токымнар булдыруга сәбәпче була бу бахбай. Бүген илле чабышкы аның нәселен дәвам итә.

Хуҗалыкта төзекләндерү эшләре башлангач, үтәли җил тимәсен дип, Геннадий тулпарын Казан ипподромына илткән була. 26 яшьлек «Рангоут»
31 май көнне җилдереп йөреп кайта да, арт аякларына басып, гөрселдәп җиргә егыла, шулай җан бирә. Хуҗа кеше күп җиңүләр китергән бахбаен Кичүчатка  кайтартып, спорт мәктәбе биләмәсендә җир куенына тапшыра. Кабер янәшәсендәге мәрмәр тактада «Рангоут»ның барча казанышлары язылган. 

Рәшит МИНҺАҖ
Фото гаилә архивыннан

Мәгариф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев