Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ипи-тозлы Зоя

22 июль— Сәүдә хезмәткәрләре көне

Түбән Кама “Аш-су” предприятиесендә баш хисапчы булып эшләүче, биредәге хезмәт стажы 35 елдан (шуның 25 елын хисапчы) артучы Зоя Михайловна Михайлова предприятиенең эш үзенчәлекләрен биш бармагыдай яхшы белә.

Балык Бистәсе районының Иванай авылы кызы Зоя Михайловнаның бүгенге танылуга илткән хезмәт юлы “Аш-су” комбинатындагы кулинария цехында кондитер булып эшкә урнашудан башланган. Зоя икенче сменада эшләгәндә балалары Александр белән Надяны бакчага әтиләре Геннадий йөртә. Ул үзе күрше авыл егете.

Беренче мәртәбә Геннадий белән Зоя Иванай янындагы урман аланында Чүк бәйрәмендә очраша. Чибәр кызны сак кына тотып, вальс көенә бөтерелүенә башка егетләр кызыгып карап торганнардыр, мөгаен. Зояны озата килгәч, кызның җиңел-җитез генә ашарга әзерләп, өстәл көйләвенә дә игътибар итә егет (Боларны ул соңыннан, гомерләр үтә-үтә генә сөйли). Беренче класска барганда ук Зояның ашарга пешерә һәм кер юа белгәнен, ун яшендә чакта бу гаиләгә килгән миһербанлы үги әниләре Пелагеянең дә ныклы булышчысы булганын ул чагында Геннадий каян белсен әле?! 

“Бәхетемә, җитәкчеләрем әйбәт булды”, дип әйтүче Зоя Михайловна ярымфабрикатлар фабрикасының шәһәрдәге ашханәләр һәм рестораннар тресты системасы карамагында

ачылганын һәм, ит, балык, кулинария, яшелчә цехларында тәүлегенә 37,4 тонна ярымфабрикат чимал әзерләгәнен искә төшереп утырды.

Үз хезмәте белән беррәттән, Зоя Михайловна шәһәрдәге керәшен җәмгыяте эшендә катнашырга да вакыт таба. Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында часовня төзелешенә Михайловлар гаиләсе дә үз көчен кертте. Олы көн, Питрау бәйрәмнәренең финанс белән бәйле оештыру мәшәкатьләреннән дә читтә калмый. Керәшеннәрнең республикакүләм бәйрәмнәренә дә бара. Үз балаларының да керәшен булуларын онытмауларын, елның-елында керәшен бәйрәмнәре, әти-әниләренең туган ягына – Мамадышка кайтуларын эчке бер шатлык белән сөйли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X