Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ипи һәм сөт бәяләре артачак

Сөт һәм ипи җитештерүчеләр инфляциянең яңа дулкыны көтеләчәген әйтәләр

Сөт һәм ипи җитештерүчеләр инфляциянең яңа дулкынын булачагын әйтәләр. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки бер генә тармакны богаулап, бәя күтәрмичә тору мөмкин түгел. “Российская газета”ның сишәмбе санында язылганча, үткән ел кәбестә бәясе 4 тапкыр арткан, быел да аңа бәя күтәрелү дәвам итә.

Россиядәге сөт продуктлары җитештерә торган иң зур компания – Danone («Простоквашино» һәм «Активиа» брендлары белән танылган) ритейлерларга февраль аеннан сөтне 10 процентка кыйммәтләтеп озатачагын хәбәр иткән. Компания сөт продуктларына биржа бәяләренең максималь югарылыкта булуына игътибарны юнәлтә: бер ел эчендә майга бәя – 45, төргәкләү чыгымнарына – 6,9, логистика чыгымнарына 6,7 процентка кыйммәтләнгән. Башка компанияләр дә моның белән килешә. Эшкәртелмәгән сөтнең үзкыйммәте 15–20 процентка артуын әйтәләр. Хәер, сөтне төп җитештерүчеләргә сүз бирсәләр, алар сыер имчәгеннән савып алынган сөтнең үзкыйммәте 2-3 тапкыр гына артканын әйтә алырлар иде, мөгаен.

Ипи пешерүчеләр дә сөт җитештерүчеләрдән калышмаска вәгъдә итәләр. Fazer Group дигән компания үз продукциясенә бәяләрнең 16,5-30 процентка артачагын әйтә. Компанияләрнең исемнәрен генә карагыз. Болар – Россия базарын үз кулларында тота торган чит ил компанияләре. Соңгысы, мәсәлән, фин җитештерүчесе. Аңлашыла инде: аларны базарда административ кыскычлар белән көчләп тота алмыйсың. Авылдагы сыер савучының гына китәр җире юк. Ә читтәгеләр, табыш булмаса, базарны ташлый да китә.

Ипи һәм сөт кенә түгел, башка продуктлар да кыйммәтләнә. Газлы су һәм кофе җитештерүчеләр  25 процентка кадәр бәя өстәргә вәгъдә бирәләр дип хәбәр итә “Ватаным Татарстан” газетасы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев