Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә: хыялларыгызны тормышка ашырырга керешегез

Йолдызлар ниләр вәгъдә итә икән?

Кучкар (21 март — 20 апрель) 
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмаганда көчегезне һәм вакытыгызны чит кешенең проблемаларын хәл итүгә сарыф итәргә кирәкми. Кеше мәшәкатенә чумганчы, күптән җыелып килгән эшләрегезне эшләп куйсагыз, файдасы күбрәк булыр. 

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Кем генә, ничек кенә ачуыгызны китермәсен, мөнәсәбәтләр ачыкламаска һәм конфликтка кермәскә тырышыгыз. Әйткән сүз — очкан ук, ахырдан җыеп ала алмассыз, ә нәтиҗәсе үкенечле булуы бар. 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь) 
Игезәкләр өчен бу уңышлы атна, алар күптәнге планнарын тормышка ашыра алачак. Шулай ук зур суммадагы әйберләр сатып алу өчен дә кулай вакыт. Ялгызакларга йолдызлар мәхәббәт вәгъдә итә. 

Кысла (22 июнь — 22 июль) 
Йолдызлар Кыслаларга буш, мәгънәсез сөйләшүләргә вакытларын сарыф итмәскә киңәш итә. Аларга берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Шәхси мөнәсәбәтләрдәге аңлашылмаучанлыкларга нокта кую өчен дә уңай вакыт. 

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Хезмәттәшләрегез белән конфликтны булдырмый калдырмыйм дисәгез, азрак кына телегезне тыярга туры килер. Эшләрегез җырлап барыр, ләкин вакыйгаларны ашыктырмагыз, югыйсә тагын иске тырмага басып, маңгаегызны «яруыгыз» бар. 

Кыз 24 август — 23 сентябрь 
Кызлар үзләренең эчке сиземләвенә таянсалар, оттырмаслар. Ялгышудан курыкмагыз. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый, уңышларга юл — ялгышлар аша. Шулай икәненә үзегез дә инанырсыз. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь) 
Бу атнаның девизы — ашыкмаска, каударланмаска һәм... тузынмаска! Бик үк килеп терәлмәгән булса, проблемаларыгызны хәл итүне аз гына кичектереп торып, җаныгыз теләгән шөгыль белән шөгыльләнсәгез, файдасы күбрәк булыр. 

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь) 
Маҗараларга бай атна. Башыгызны «югалтмагыз». Һушыгызны югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булып куюыгыз бар. Үзегез өчен бик мөһим булган бер сорауга җавап табарсыз. Бу юлы ялгышмагыз.

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь) 
Укчыларның эшлисе килми торган мәле. Бөтен эшне ташлап фәлсәфәгә бирелеп, хыял диңгезендә йөзәсе килә аларның. Һәм дөрес эшлиләр дә. Атна ял итү, сәяхәт, яңа танышлар табу өчен кулай. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь) 
Сабыр, түземле Кәҗәмөгезләр эш башлар алдыннан куркып калучан. Җиң сызганып хыялларыгызны тормышка ашырырга керешегез, йолдызлар сезгә үзе юл күрсәтә. 

Сукояр (21 январь — 18 февраль) 
Сукоярларның бишкә ярылырдай чагы. Мәшәкатьләрнең өсте өстенә иелүеннән аптырап калган Сукоярлар бер үк вакытта берничә эшне башкарырга омтылачак. Иң башта уйларыгызны тәртипкә салыгыз. 

Балык (19 февраль — 20 март) 
Балыкларның атнасы эш белән чабып үтәчәк. Балаларыгыз, гаиләгезгә дә сезнең игътибар кирәклеге турында истән чыгармагыз. Ыгы-зыгылы атнадан соң ялларда көч туплап калырга тырышыгыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев