Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (9-15 июль)

Кеше сүзен тыңламагыз, йөрәгегезне тыңлап эш итегез.

Кучкар (21 март — 20 апрель) 
Кучкарларга йолдызлар көч һәм вакытларын кирәкмәгән эшләргә сарыф итмәскә киңәш итә. Күптән эшләнми яткан эшләрегезне төгәлләргә тырышыгыз. Атна ахырында күңелле сюрприз көтегез.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Үгезбозауларның күптәнге планнарын тормышка ашыру бәхетеннән башлары күккә тиячәк. Күчемсез милек сатып алу өчен кулай вакыт. Ялгыз Үгезбозауларга йолдызлар мәхәббәт вәгъдә итә. 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь) 
Йолдызлар, Игезәкләргә көндәшләрегезгә йомшак урыныгызны күрсәтмәгез, дигән киңәш бирә. Бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Киңәш бирүчеләрне тыңлагыз, әмма үзегезчә эшләгез: шулай отарсыз.

Кысла (22 июнь — 22 июль) 
Кыслаларга берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры килер. Шәхси мөнәсәбәтләрегезне җайга салуны озакка сузмагыз. Ике арадагы аңлашылмаучанлыкларга нокта кую өчен уңай вакыт. 

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Арысланнарга әзрәк телләрен тыярга туры килер. Югыйсә, якын кешегез белән ике арада гауга килеп чыгуы ихтимал. Тагын шул ук тырмага басып, маңгаегызны «яра» күрмәгез. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Кеше сүзен тыңламагыз, йөрәгегезне тыңлап эш итегез. Бәхетне җимерү җиңел, ә менә яңадан бәхетле булуы җиңел түгел. Үткәндәге ялгышларыгызны кабатламаска тырышыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь) 
Үлчәүләргә йолдызлар ашыкмаска һәм... ачуланмаска куша! Холык күрсәтүнең бик үк күңелле нәтиҗәләргә китермәве ихтимал. Ашыгыч булмаса, кайбер эшләрегезне аз гына кичектереп торыгыз. Сезгә хәзер ял кирәк.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь) 
Үзегез өчен бик мөһим булган бер сорауга җавап табарсыз. Үз-үзегезгә ышану — уңышның яртысы, шуңа күрә, нәрсә генә булса да, үз-үзегезгә ышанычны югалтмагыз, батыр булыгыз.

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь) 
Укчыларның бөтен эшләрен ташлап, фәлсәфәгә биреләсе, хыял диңгезендә йөзәсе килә торган мәле. Һәм... алар дөрес эшлиләр. Укчылар өчен ял итү, сәяхәткә чыгу, дуслар, туганнар белән аралашу өчен уңышлы атна. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь) 
Кәҗәмөгезләргә җаваплылык һәм һәр эшне җиренә җиткереп эшләү хас. Гадәттә алар җаваплы эшкә алыныр алдыннан куркып калучан. Ниятегезне тормышка ашырырга курыкмагыз, йолдызлар сезгә үзе юл күрсәтә. 

Сукояр (21 январь — 18 февраль) 
Сукоярлар мөмкинлек чыгудан файдаланып берничә эшне берьюлы башкармакчы. Болай эшләргә кирәкми, чөнки моның файдасы шуның кадәр генә булачак. Иң башта уйларыгызны тәртипкә салыгыз, җәйнең тәмен татып калыгыз. 

Балык (19 февраль — 20 март) 
Балыкларның дөньяга карата мөнәсәбәте үзгәрәчәк. Бу сезгә элек куркыныч булып тоелган эшкә җиң сызганып тотынырга көч һәм ышаныч бирәчәк. Романтик мөнәсәбәтләр башлану ихтималы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев