Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (3-9 ноябрь)

Йолдызлар ни вәгъдә итә?

Атна бик күп кызыклы һәм сөенечле вакыйгалар әзерләп куйган. Баш белән эшкә чумганнар, ниһаять, җиңел сулап куяр.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Бу атна ремонт башлау, ипотекага фатир яки йорт алу яки кредит рәсмиләштерү, күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү өчен уңышлы. Мондый эшләрне курыкмыйча башлап җибәрә аласыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Хәйләсез дөнья – файдасыз, ди. Хәтта кырын караучыларны да үз ягыгызга аудару ягын карагыз. Андый кешеләр белән дә дустанә мөнәсәбәт сакларга тырышыгыз. Шулчагында четерекле мәсьәләләрне җиңел генә ерып чыгарсыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Интригалардан ераграк йөрегез. Салпы ягыгызга салам кыстырырга теләүчеләргә ачылып китмәгез. Эч серләрегезне иң якыннарыгызга да сөйләмәгез. Эчке тоемлавыгызны тыңлагыз. 

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Үз-үзегез белән гармониядә булыгыз. Күңелегез тыныч булса – бөтен мәсьәләләрне дә җиңел генә башкарып чыгарсыз. Тирә-ягыгыздагы атмосфера сезнең кәефегезгә бәйле. Шуңа күрә тыныч булыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Эш буенча кызыклы альтернатива барлыкка килүе ихтимал. Карар кабул итәргә ашыкмагыз, башта ышанычлы кешеләр белән киңәшеп алыгыз. Үзегезгә хәерле юлны сайласагыз, кесәгез калынаер. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Вакыйгалар агымының нинди борылыш алуы үзегездән тора. Кешеләрне алдамагыз, чөнки үзегезнең алдануыгыз бар. Өстегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз, күләгәдә калырга тырышмагыз. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Сүз көрәштерүләрдә катнашмагыз. Бәхәстән читтә булуыгыз сезнең өчен хәерлерәк. Яңа идея һәм планнарыгызны бүтәннәргә сөйләми торыгыз. Эш белән шәхси тормышыгызны катыштырмагыз. 

Реклама

РЕКЛАМА

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Бетмәс-текәнмәс четерекле мәсьәләрне хәл итүгә чумарсыз. Шуңа күрә атна бик озын булып тоелыр. Атна буе тәгәрмәчтәге тиен кебек берөзлексез чабуыгызның нәтиҗәсе сөенечле булачак. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Гаиләдә тынычлыкны саклап каласыгыз килсә – дәшмәгез. Югыйсә, уйнап әйтелгән бер сүз дә тормышыгызның астын-өскә китерергә мөмкин. Гаиләдәге тынычлык сезнең сабырлыкка корылган. Әмма шуны онытмагыз – бар да уза.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Мөһим эшне икенче көнгә калдырмагыз. Карар кабул иткәндә бары тик үз интуициягезгә таяныгыз. Хисләрегезне йөгәндә тотсагыз сезнең өчен яхшырак булыр, юк-бар имеш-мимешләргә ышанмагыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Эшләрегезне атна уртасына кадәр тәмамлап куярга тырышыгыз. Атна азагында ялкаулык басар, эшлисе килү теләге юкка чыгар. Эштән берничә көнгә ял алсагыз да начар булмас. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Атна бик күп кызыклы һәм сөенечле вакыйгалар әзерләп куйган. Баш белән эшкә чумганнар, ниһаять, җиңел сулап куяр. Тырышлыгыгыз бушка китмәс – атна ахырында сезне шәп сюрприз көтә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев