Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызлар сезгә сабыр булырга киңәш итә

Йолдызнамә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)
Атна кызыклы вакыйгаларга бай булыр. Әйтерсең лә, кинога килеп эләккәнсезмени. Бетте, ардым дигәндә генә, көтелмәгән хәлләр килеп чыгар.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Якыннарыгыз белән бергә вакыт үткәрү, рухи ял китерер. Яннарында була алмасагыз, шалтыратышып алыгыз, хатирәләрне барлагыз.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
Авырып китү ихтималы бар. Үзегезне саклагыз, җылы киенегез. Авырып ятырга вакыт юк.

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Хәзер кояш аз җылыта. Шуңа үзегез әлеге кояшка әверелегез. Дусларыгызга, хезмәттәшләрегезгә яхшы кәеф «ияртегез».

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Тормышны поезд белән чагыштырсак, поезд беркайчан да бер тукталышта озак тормый. Борчылмагыз, монысы да үтәр. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Йолдызлар сезгә сабыр булырга киңәш итә. Әйе, очкан чебен, тамган тамчы да ачуыгызны китерәдер. Моңа игътибарны азрак бирсәгез, ачуыгыз да бетәр.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Якын танышыгыз бурычка акча сорап торырга мөмкин. Бирер алдыннан ике тапкыр уйлагыз. Нәтиҗәсе күңелсез булуы ихтимал.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Бу көннәрдә сезнең өчен кояш та ничектер гадәттәгедән җылырак, кешеләр дә гадәттәгедән яхшырак кебек тоелырга мөмкин. Сәбәбе нәрсәдә икән?

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь )
Тормыш сезне беләсезме кайчан ярата? Сез аны яраткан вакытта. Зарланып, үзегезгә зыян гына ясыйсыз түгелме? Матурлыкны күрергә өйрәник әле.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
«Әйткән сүз, аткан ук» диләрме әле халыкта? Үткәннәр белән дә шулай, аны кайтарып булмый, алга атларга кирәк.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Сез үз язмышыгызның рәссамы. Сезнең кулда бик күп төс. Матур итеп буяп җибәрергә мөмкинлек булганда, нигә соң соры төслесен генә кулланасыз?!

Балык (19 февраль — 20 март)
«Мин җитәрлек эшләмим» диеп күңелегезне «ашарга» кирәкми. Максатка ирешү, баскыч сыман. Адым саен бер-берәм менгәч, ничек тиз килеп җиткәнегезне дә тоймассыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев