Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөклелекне өзү буенча – махсус проект

Бу проектның республикабызның бала табу яшендәге хатын-кызларына ярдәме зур.

Татарстанда абортлар саны үткән елда гына да 12,5 меңнән артып киткән. “ПЕРЕДУМАЛА.РУ” программасы тормышка ашырыла башлаган ике ел дәвамында 460 хатын-кыз тиешле ярдәмне алган, аларның 168е бала тапкан. Бу проектының максаты – хатын-кызларга йөклелекне дарулар ярдәмендә өзү, шулай ук, киләчәктә сау-сәламәт бала табу мөмкинлеге турында төшендерү.

Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец әйтүенчә, беренче таблетканы эчкәннән соң, хатын-кызларның 10-15 проценты йөклелекне өзү уеннан кайталар. Ә “медикаментоз аборт” очрагында ике таблетка – 72 сәгатьлек тәнәфес белән –эчәргә кирәк икән. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча төп белгече Фирая Сабирова кисәтүенчә, барлык препаратларны да табиб белән киңәшләшеп кенә кулланырга мөмкин.

“Хатын-кызлар үзләренең ялгышканын, бу карарны ашыгып кабул иткәннәрен аңлыйлар. Аларга ярдәм итәргә мөмкин. Бу программа турында белгәч, препаратлар ярдәмендә медабортны туктатып, безгә килүчеләр байтак, алар: “Рәхмәт, тормышымдагы иң зур ялгышлыктан саклап калдыгыз. Әгәр баламны тапмасам, гомер буе үкенер идем”, – дип әйтәләр”, – дип сөйли бу проектның идеологы, Санкт-Петербур табибы, психолог Алексей Фокин.

Ярдәм сорап, “кайнар линия”гә (+7 (928) 418-42-75) шалтыратырга яки WhatsAppка язарга була.

“Священниклар янына килә торган хатын-кызларның 80 процентка якыны – җан авыртуыннан җәфалана. Таблеткалар һәм психолог ярдәмендә дәвалап булмый торган ул авыру өчен дәва – намус”, – дип үз фикреен белдергән Татарстан митрополиясенең гаилә һәм балачак мәсьәләләре буенча епархия комиссиясе председателе иерей Ярослав Петрущенков. Аның үзенең алты баласы бар. Ул үзе күп балалы гаилә культурасы тәрбияләүне иң зур бәхеткә саный.

Экспертлар Татарстанны күп балалы гаиләләр территориясе дип игълан итәргә дигән уртак фикергә килгәннәр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев