Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөкле хатын-кызларга түләнә торган пособие артачак

Путин йөкле хатыннарга түләнә торган пособиенең яшәү минимумына кадәр арттырылуын әйтте.

2023 елда йөкле хатын-кызларга түләнә торган пособие хезмәткә яраклы халыкның төбәктәге яшәү минимумының яртысы күләменнән тулы бер күләменә кадәр арттырылачак. Бу хакта Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия коронавирус пандемиясен һәм аңа бәйле барлык авырлыкларны уңышлы узды. Әмма соңгы вакытта туучылар санының сизелерлек кимүе демография мәсьәләсен кабат күтәрә. Дәүләт җитәкчесе киләсе ел башында хөкүмәткә бу тенденцияне үзгәртү өчен махсус чаралар пакеты әзерләргә кушты.

– 2023 елның 1 гыйнварыннан без ана булуга һәм балаларга ярдәм итү системасын үзгәртәбез, балалары булган мохтаҗ гаиләләр өчен ай саен түләнә торган бердәм пособие булдырабыз – бала туганнан алып 17 яшькә кадәр. Шул ук вакытта йөкле хатыннарга пособие күләме арттырылачак һәм хатын-кыз яшәгән төбәкнең бер яшәү минимумының яртысыннан тулы күләменә кадәр тәшкил итәчәк, – дип хәбәр итте Путин.

Пособиене рәсмиләштерү һәм алу гражданнар өчен мөмкин кадәр гади һәм уңайлы булырга тиеш, дип өстәде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев