Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инстаграмдагы кызыклы керәшен аккаунтлары

Әлеге аккаунтлар аерым игътибарга лаек

Хәзерге вакытта Инстаграм иң популяр социаль челтәрләрнең берсе санала. Монда кешеләр үзләренең яшәеше, эшчәнлеге белән уртаклаша. Кемдер Инстаграмга күңел ачу чарасы кебек карый, вайннар һәм кызыклы видеолар төшерә.

“Туганайлар” газетасы керәшен блогерларын барларга булды. Кызыклы аккаунтлар исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

1. Вадим Захаров – Татарстанның атказанган артисты, эстрада җырчысы. Вадимның 29,7 язылучы бар. Җырчы аккаунтында концертлардан, онлайн эфирлардан видеолары белән бүлешә.

 

Әллә каян күренеп тора Вадимның Кукмарада туганлыгы.

Аккаунт кызыксындырдымы? Язылыгыз: @vadimzaharov_offigennyi

2. Василий Иванов – “тракторист-профи”. Кукмара районы Село-Чура авылында яшәүче Василий авыл тормышын ничек бар, шулай күрсәтә. Василий чын блогер: эшен төшерә, туры эфирларга чыга, реклама белән шөгыльләнә. Юкка гына авылдашлары аны “безнең блогер” дип йөртми торгандыр.

Кечкенә “Бәчлей” 43,9 мең подписчикның кумиры булырмын дип уйламагандыр да әле.

Кызык аккаунт, шулай бит? Язылыгыз: @vasilijivanov7864

3. Татьяна Ефремова – Кряшен чибяре – 2016, “Зәкәрия” ансамбле солисткасы. 4850 язылучысы, 382 публикациясе бар. Таня керәшен тематикасын яктыртучы популяр җырчыларның берсе.

Таня башкаруындагы керәшен җырлары һәм клиплары беркемне дә үзенә җәлеп итмичә калдырмас.

Ошыймы аккаунты? Язылыгыз: @18tatyana08

4 . Анатолий Иванов - Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районы башлыгы. Анатолий Петровичның аккаунты әле яңа. Мамадыш районындагы яңалыкларны, истәлекле фотоларны район башлыгының аккаунтында күрергә мөмкин.

Күптән түгел Мамадыш районында президентыбыз Рөстәм Миңнеханов булып киткән.

Район башлыгының аккаунты: @anatoliiivanov.rt

5.Оксана Дмитриева – Татарстанның атказанган артисты, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансабле солисткасы. Керәшен халык җыруларын, милли бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар, сәяхәттән матур фотоларны Оксананың шәхси аккаунтында күрергә мөмкин.

Оксанабыз бер дә үзгәрмәгән ахры?

Оксанага язылырга онытмагыз: @oksana_dmitrieva_

Тиздән әлеге исемлекнең дәвамы булачак. Керәшен карендәшләребезгә язылыйк, күзәтеп барыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев