Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инстачылар Винера Ганиеваның Яңа елга йортын бизәвеннән көнләшкән

Җырчы йортының эчен күрсәтте

Винера Ганиева Яңа ел кәефе булдыру өчен өй эчен бизәгән. Җырчының виртуаль дуслары матурлыкка, серлелеккә, әкияти күренешкә таң калган, башка бүлмәләрне дә күрсәтүен сораганнар.

«Йортыбызны бизәргә яратам, бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Быел өйдә зур чыршыны куймаска булдым. Урамдагы чыршыны бизим, Камилем ярата иде аны бизәргә», — дип язган Россиянең һәм Татарстанның халык җырчысы.

«Сихри, серле, могҗиза вәгъдә итә торган күренеш, Винера Әхәтовнанын самими күңел халәте чагыла», дип язган Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева.

Винера Ганиева тудырган матурлыктан, затлылыктан көнләшүчеләр дә табылган.

«Акчагыз күп, шуңа бизисез», «Бик матур, әмма бушлык сизелә, салкын», «Сез нигә мактамаган кешеләрне яратмыйсыз, сезне мактаганнарын гына яратасыз. Бөтен кеше дә сезнең кебек булдыра алмый бит. Кеше фикерен яза», дигән комментарийлар калдырган көнче инстачылар.

Әлбәттә, башка инстачылар аларга акыллы җаваплар язып калдырган.


ИТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев