Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инфекционист: Ковидтан төрле вакциналар белән прививка ясатырга ярый

Төрле җитештерүчеләрнең вакциналары организмга бертөрле йогынты ясый, чөнки аларның төп максаты — коронавирус инфекциясенә каршы тору

Төрле җитештерүчеләрнең вакциналары организмга бертөрле йогынты ясый, чөнки аларның төп максаты — коронавирус инфекциясенә каршы тору. Шуңа күрә аларның комбинациясе кеше өчен куркыныч түгел.

«Төрле җитештерүчеләрнең вакцинасын ясату мөмкин. Барлык җитештерүчеләр дә антиген сыйфатында шул бер үк S-аксымын куллана. Төрле вакциналарда антигенны тапшыру ысуллары төрле, әмма вакцинация принцибы шул ук — организмны вирустан саклау», — дип сөйләде РИА Новости агентлыгына инфекционист Андрей Поздняков.

Прививка ясатканнан соң кеше организмында иммунитет формалаша, ул коронавирусның S-аксымына антитәнчекләр синтезы һәм Т-күзәнәк белән каршы тора. Шулай итеп, төрле препаратлар бер үк процесска юнәлдерелгән.

Төрле вакциналар белән прививка ясатудан клиник файда булырга мөмкин, чөнки антигеннар никадәр төрлерәк булган саен организм вируска һәм аның мутацияләренә әзерлеклерәк булачак, диде Поздняков мондый прививкадан нәтиҗәгә бәя биреп.

«Без В гепатиты, энцефалит, грипп һәм башка авырулар вакциналарын да кушабыз», — дип искәртте ул. 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев