Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инә дә бүләк, дөя дә бүләк

Якыннарыгызга, хезмәттәшләрегезгә Яңа елга нәрсә бүләк итү турында уйлана башларга вакыттыр.

Бүләк хуҗалыкта да файдалы булсын, лаеклы да күренсен, кесәгә дә артык "сукмасын" дисәгез, түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз.
Бәйрәм өскәтере
Яңа елга хас бизәкләр төшерелгән өскәтер бәйрәм табынын да ямьләндерәчәк, артык чыгымнар да таләп итмиячәк.
Өйдә кию өчен уңайлы аяк киеме
Стильле һәм кызыклы итеп тегелгән, яки кулдан эшләнгән башмаклар булса бик яхшы бүләк. Ул – бүләк иткән кешегез турында кайгыртуыгызны күрсәтәчәк.
Шәмнәр һәм шәм савытлары
Шәмнәр һәм аларга стильле шәм савытлары теләсә кайсы йортта булырга тиеш.Хуш исле шәмнәр сайлаганда, мөмкин кадәр табигый исләрдә карарга тырышыгыз.
Мунча сөлгесе
Сыйфатлы мунча сөлгесе – сезнең күңел җылыгызны символлаштыручы практик бүләк булачак.
Кечкенә поднос
Иртәнге ашны яки кофены куеп бирергә мөмкин булган кечкенә поднос артык кыйммәт тә түгел, көнкүрештә дә файдалы әйбер.
Плед
Сезгә пледның классик моделен сайларга яки модалы вариацияләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез – аларның кесәләр, җиңнәр белән тегелгәннәрен алып була.
Декоратив панно
Декоратив панноны сатып алырга яки үзегез дә ясый аласыз.
Яңа ел композициясе белән ваза
Буш ваза бүләк итү күңелсезрәк булыр иде. Ә аны бәйрәм композициясе белән тулыландырсаң, бер дигән идея.
Лейка
Чәчәк, гөлләр яратучы-үстерүче кешегә бүләк ясарга уйласагыз су сибү җайланмасы-лейка алыгыз. Матур итеп ясалган әлеге бүләк әлбәттә, аның күңеленә хуш киләчәк.
Кечкенә мендәр
Урындыклар һәм табуретлар өчен уңайлы мендәрләр алсагыз ярый. Матур, сыйфатлы кышкы тукымалардан тегелгән мендәрләр беркайчан да артык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев