Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иманчы Иван дәдәй

Иске Зәйдә яшәүче Иван Мироновның дин юлына керүенә, заманында, улы Михаилның Чечняда сроклы хезмәт үтүе сәбәп булган.

— Малай Чечняда булгач, Зәйдәге чиркәүгә еш йөрдем. Денне белү — чынлыкка күзең ачылу ул. Кешенең йөзенә карап та аның кем икәнен аңлый башлыйсың: Алла ягында йөрүчеме, уртадагымы я кирегә баручымы... Бу дөньяда бер генә корабка, Алла корабына гына утырырга кирәк, — дип сүзен башлады иманчы Иван дәдәй. — Улым Михаил Чечнядагы сугыштан кайткач, монастырьга китәсе булып йөргән җирдән, кинәт кенә, чиркәү төзергә дип, үз-үзенә ант иткән. Чаллыда, керәшен приходы советы председателе буларак, «Неупиваемая чаша» чиркәвен беренче казыктан башлап төзеде, аңа Виталий Агапов һәм башкалар ярдәм итте, бергәләп зур эш башкардылар. Аларга үзем дә булыша башладым. Михаил ике институтта укып, юрист, энергетик белгечлеге алды. Духовное семинарияне тәмамлады. Өйләнгән. Малае, кызы бар. 

Үзенең ничек иманчы булып китүе турында сөйләгәндә, Иван дәдәй рухи өйрәтүчесе, духовный әтейсе дип Поповка авылыннан Егор Глуховны атады. 1925 елгы Җәгүр бабай үз районнарындагы Винокуровка дигән рус авылына качып, кешеләрне керәшенчә келәү итәргә өйрәтеп йөргән. Совет чорында аны ат арбасы кырыена бәйләп, чыбыркы белән яраяра, Урта Баграж авылына алып барып япканнар, сак куйганнар. Саклаучы кеше, жәлләп, чыгарып җибәргән. Аны чыбыркы белән ярып кайткан кешеләрнең икесенең дә үлеме үкенечле булган. 

Иманчы Иван дәдәйне үле ашларына Зәйгә, Чаллыга, Түбән Кама районы авылларына, Әлмәткә чакыралар икән. Үле ашларында чиркәү-керәшен телендә укый торган иманнарны ул дин кенәгәләренең элекке келәү битләреннән дә язып алуын телгә алды. Җәгүр бабайның: «Көйли беләсеңме-юкмы, дөрес укы. Кешедән акча сорап йөрмә. Кеше, бәлки, азакы акчасына үле ашына җыядыр. Шуны онытма», — дип үзен өйрәтүен кат-кат искә төшерде. 

Аның иман укый башлавына 13 ел икән инде. Ашта үзенә бирелгән акчаның бер өлешенЧаллыдагы «Неупиваемая чаша» чиркәвенә илтеп бирә. Җәгүр бабайның үле ашында иман укыгач, кеше күпме бирсә шуңа риза булырга кирәклеген әй теп калдырганын гел хәтерендә тота. «Бөтен кеше дә бай түгел, чакыручылар арасында әбиләр дә, килеп ала алмаучылар да бар. Үз машинаң белән барасың, әбиләр сөенеп кала. Шуны күреп, үзең дә шатланасың. Акчаны җыеп киткән беркем дә юк әле. Дөньядан киткәндә беркемне дә акчага төрмиләр», — ди ул үзенең бу юмартлыгын гади генә аңлатып. 

Җитмешнең өске ягындагы Иван дәдәй Миронов үзе Югары Багражда туган. Иванга алты яшь чагында әтисе Михаил «лесхоз»да конюх булып эшли башлаган. Алар шунда күченгәннәр. Ләке урман хуҗалыгы базасы дип йөртелгән ул авылда унлап йорт, кибет булган. Балалар мәктәпкә өч чакрым ераклыктагы Югары Багражга йөргәннәр. Ярты километр чамасы урман эченнән барганнар, аннан — басу буйлап. Әтисе Михаил «лесхоз»да эшләгәндә, көз җитеп кар төшүгә, юл кырларына чыбыклар кадап чыгу гадәти хәл булган. Юлның ике ягыннан тезелеп киткән ул чыбыклар кешеләрне кышкы буранда адашудан саклаган. Аның әтисе 1989 елда үлгән, шул елның 7 ноябрендә әлеге «лесхоз»дан иң соңгылары булып Усмановлар күченгән. Монда кайчандыр авыл булганлыгын искәртеп, Зәйдән Петровкага барышлый урман эчендә хәзер чишмә генә челтери...

Заманында әле Иван Михайлович хәрби хезмәткә шул урман эчендәге авылдан китә, шунда кайта. Сержант Миронов Казахстанның көньягындагы Чимкент шәһәре тирәсендәге ракета гаскәрләрендә взвод командиры булып хезмәт итә. 

— Татарстаннан күп идек. «Сез самый әйбәт вакытта килдегез. Татариядән барган кешеләргә төн йокысы бирмәделәр. Хохоллар белән чыгып сугыштык, шуннан соң гына тындылар», дип сөйләделәр. Полк командиры, Татарстанның Саба районыннан Рифкать Якубов та тәртипне тикшереп кенә торды, — дип сроклы хезмәт еллары турында да сөйләп үтте иманчы дәдәй. 

Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, Иске Зәйдә нефть тармагындагы геология разведкасында өч дистә ел шофер булып эшли ул. Әтисе, Югары Багражда беренче тракторчы булган Михаил, үзе эшләгән чактагы авырлыкларны улы Иван чоры белән чагыштырып, «сезгә җиңелрәк» дип шатлана торган булган. Аның үлеменнән соң, әниләре Евдокия Федоровнаны Иске Зәйгә, үз йортларына алып кайтып тәрбиялиләр Иван белән хатыны Анна. Күрше Сарсаз Баграж авылы кызы Анна Павловна гомере буе саклык банкында эшли. Хәзерге вакытта алар бер-берсенә иптәш, балаларына киңәшче булып яшиләр. Ялларда, бәйрәмнәрдә Чаллыдагы уллары Михаил, Зәйдәге туган як музеенда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләүче кызлары Светлана Долгова һәм оныклары җыела. 

Бәйрәмгә, ялларга туры китереп үле ашы уздыручылар да була, «әле балалар кунакка җыелды» дип тормый иманчы Иван дәдәй, машинасына утырып юлга кузгала. Кешеләргә дин яктысы өләшүче иманчы дәдәйнең юллары һәрчак имин булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев