Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илшат Рәхимбай халыкара питчингта «Микулай» проектын тәкъдим итте

Фильмда Россия актеры Виктор Сухоруков төшә

Татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай Халыкара кинопроектлар питчингында «Микулай» кинопроектын тәкъдим итте. Әмма комиссия башка проектка өстенлек биргән.

«Микулай» кинопроекты презентациясе питчингның якты мизгеле булды. Фильмда төп рольне Виктор Сухоруков башкарачак», — дип хәбәр итә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәге.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында халыкара питчинг үтте. Анда унбиш кинопроект катнашты. Җиңүче проектка 500 мең сумлык сертификат тапшырылды.

«Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге пьесасына нигезләнеп төшерелә. Әсәр ике татар театрында — Әлмәттә һәм Кариев театрында бара. Моноспектакльнең бердәнбер герое — бетеп барган авылда ялгызы яшәп ятучы Микулай исемле керәшен агае.

Илшат Рәхимбай фильмның жанрын этник фактуралы психологик триллер дип билгеләгән. Фильмның бюджеты 20 млн. сум. Режиссер аның инде ярты суммасы җыелуы турында әйткән.

Фильмны яклап Виктор Сухоруковның да чыгыш ясавына карамастан, эксперт комиссиясе әгъзалары башка фильмга өстенлек биргән.

Фильм кичә Питрәч районында төшерелә башлаган дигән хәбәр бар. 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев