Илшат Семёнов: “Һөнәрем юкка чыгарга мөмкин”
Арча районының Сәрдәбаш авылында яшәүче Илшат Семёнов калайдан кисеп бизәкләр ясау сере белән уртаклашты.
Республикабызда яшәүче гади кешеләрнең үзенчәлекле иҗат эшләренә сокланып туя алмаслык. Кая барсаң да, төрле-төрле сәләтле кешеләр очрый. Бер авылда – сандугач сайравына тиң тавышка ия булган җырчылар, икенчесендә бөтен Татарстанны затлы башмаклар белән таныткан түтиләр тора. Әмма минем сүзем бүген бераз башка төр шөгыль иясе турында барыр.
Юлы кайсы да булса авылга төшкән кешеләр андагы йортларга, аларның затлы бизәкләр уелган тәрәзә яңакларына сокланып карый һәм кызыгадыр. Мин дә шул кызыгучылардан. Гадәттә, тәрәзә йөзлекләрен агачтан ясыйлар. Ә андый тәрәзә яңакларын калайдан ясаучы осталар да очрый бездә. Бер калай кисәгеннән ничек итеп шундый шедеврлар ясап була икән ул?!
Йөзлек бизнесы
Әйе, бүгенге көндә, күпмедер үзгәреп, элекке мода кире кайта. Авыл урамнарын хәзер матур капкалы, затлы-затлы тәрәзә яңаклары булган йортлар бизи.
Тәрәзә яңаклары бизнесы бик үзенчәлекле. Бу табышлы бизнеста авыллардагы һәм кече шәһәрләрдәге осталар өстенлек итә. Нигездә, тәрәзә яңаклары бизәкләп ясалган йортлар авыл җирендә яки шәһәр читендәге поселокларда урнашкан бит.
Калайдан куелган заманча тәрәзә йөзлекләренең тарихы, әлбәттә, ул яңаклар агачтан эшләнгән элекке чордан башланып китә. Агач йөзлекләр, еш кына, бүрәнәдән салынган өйләрдән дә ныграк булган. Борынгылыкны саклаган һәм сирәк очрый торган иске әйберләрне җыючылар таркалып барган авылларда йөреп, ишелергә җиткән ташландык өйләрдәге бизәкле тәрәзә яңакларын салдыралар икән. Ә аннары ул агач йөзлекләрне калай яңаклар ясаучы осталарга кыйммәт бәягә саталар. Акча эшләүнең әнә шундый үзенчәлекле ысулы да барлыкка килгән хәзер. Әмма алтын куллы гади халык акчаны үз тырышлыгы белән эшләргә ияләшкән.
Әлбәттә, зур түземлелек һәм күп вакыт таләп итә торган бу эшне башкаручы осталар алтын бәясенә тиң. Андый кешеләрне, гадәттә, үз авылларында гына түгел, тирә-якта һәм күрше районнарда да беләләр.
Бизәү өчен генә түгел
Арча районының Сәрдәбаш авылында нәкъ менә шундый сәләтле керәшен егете Илшат Семёнов (фотода) яши. Аны Арча ягында белмәүче кеше юктыр ул. Күп кенә авыллардагы йортларда – шушы оста егет калайдан кисеп ясаган тәрәзә яңаклары.
Бу останың коллекциясендә гади почта тартмасыннан башлап, ике ишек зурылыгындагы тәрәзә яңакларына кадәр бар.
“Бүгенгедәй хәтердә, иң беренче тәрәзә яңакларын 2011 елның январь аенда ясадым. Без ул чакта гараж салдык, ә тәрәзәнең яңаклары юк, буш тора. Үзем яңаклар ясап карарга булдым. Дөресен генә әйткәндә, сәер генә килеп чыкты алар. Ясый белеп ясау булмады. Аннан, капка алмаштырдык, калае дөрес саналмаган булды бугай, өске ягы буш калды, өстәп каплап куйдык. Анысы да буш тора. Уйладым да, өске якка – аккошлар, аскы ягына дельфиннар рәсемен кисеп ясап куйдым”, – дип сөйләде Илшат.
Башка берәү булса шулай гына калдырыр иде, әмма Илшат җиңел юллар эзләмәгән. Тәрәзә һәм ишек яңаклары – ул бизәү элементы гына түгел бит, ә йортның конструкциясе өчен дә мөһим әйбер. Кирәкмәгән ярыкларны да каплый, җил дә кертми ул.
Йөз төрле булмаса да...
Илшат Семёнов тәрәзә яңакларын ясый башлаганда аларны калайдан бизәкләп ясау әле халык арасында бик таралган булмый. Әмма кешеләр, бер-берсеннән күреп, кызыксынып, остага заказ бирә башлыйлар. Бер тәрәзә яңагын ясар өчен, кимендә, 3-4 көн кирәк, аны урнаштыру да шактый вакыт ала. Иң мөһим, бу – баштан ахырга кадәр кул хезмәте белән башкарыла торган катлаулы эш. Илшатның махсус станоклары юк, ул барысын да үзе, калай кисә торган кайчылары белән ясый.
“Беренче вакытта, әлбәттә, кыенлыклар туа иде. Белеп эшләмәгәч, үлчәмен алу да, кисү дә авыррак булды. Хәзер остардым, кыен дип әйтмәс идем. Бөтен элементның санау формулалары бар, шул формулага куеп саныйм, барысы да төгәл килеп чыга. Ә бизәкләргә килгәндә, кәгазьдә шаблоннар ясаткан идем, шул шаблоннар белән бүгенге көнгә кадәр эшлим. Алар эшне тизләтә һәм җиңеләйтә. Вакыт җитсә, запас белән дә ясап куям, бик уңайлы”, – дип сөйләде оста.
Бер йөзлек ясар өчен остага күп төрле корал кирәк. Кайчының да бер төрлесе генә түгел, өч төрлесе кулланыла. Илшат уң кулга көйләнгән кайчы белән дә, сул кулга яраклаштырылганы һәм универсалы белән дә эш итә. Чүкеп беркетү коралы да, кадаклары да бик үзенчәлекле. Бер сүз белән әйткәндә, бик вак һәм зур осталык таләп итә бу һөнәр.
Эшкә – дәрт белән
“Әле калайдан кисә башлаганда бу бер мавыгу – хобби гына булды, үземнең төп эш урыным да бар иде. Аннан, заказлар бирә башладылар, башым белән калай эшенә чумдым. Шулай итеп, тора-бара, калайдан кисеп бизәкләр ясау төп һөнәремә әйләнде. Бик күп көч һәм вакыт сарыф ителә, башка эш белән бергә алып барып булмый. Заказчының таләпләрен сыйфатлы эшлисең килсә, көне-төне мастерскойдан чыкмыйсың”, – диде Илшат.
Мастерскойга килгәндә, калай остасы үзенә чын остаханә булдырган. Биредә барысы да үз урынында. Бу эшкә өйрәтүчесе дә булмаган аның, барысын да сынаулар һәм хаталар ысулы белән өйрәнгән.
Беренче вакытта зур дәрт белән эшкә тотынган ул. Авылдашларыннан, күрше авыллардан, хәтта күрше төбәкләрдән килгән заказлардан да баш тартмаган. Ә менә үз йортын ул 3-4 елдан соң гына бизи, чөнки теләк белдерүчеләр бик күп булганга күрә, үзенә чират тими кала. Хәзер исә, бөтен заказларны алмый оста, сайлана. Үзе алынмаган эшләрне күрше райондагы таныш осталарына җибәрә. Ә алдан булган дәртне ул сагынып искә ала.
Үз стиле, үз күзаллавы
“Хәтерлим, бер бик стандарт булмаган заказ килеп төште. Кызыксынып тотындым бу эшкә. Бик зур, ике ишек зурлыгындагы тәрәзә яңагы ясарга куштылар. Бер зур каркас ясап карадым, әмма сәер килеп чыкты. Уйлый торгач, ике йөзлек ясап, берләштерергә дигән карарга килдем. Барлык уйларым шул йөзлек турында иде. Соңыннан, бик матур килеп чыкты. Заказ бирүчеләр дә бик канәгать калдылар”, – дип искә төшерде оста.
Бүгенге көндә, бөтен осталар өчен бер үк кыен хәл – көннән-көн бәяләр арта. Бу материалга да, технологияләргә дә кагыла. Чыннан да, лазерлы станоклар белән эш күпкә җайлырак булыр иде, әмма кул белән ясаган йөзлекләргә ни җитә?! Әле ярый, яңа технологияләре кыйммәт, юкса, күңел җылысы биреп, үз куллары белән эшләүче осталар бетәр иде. Һәр останың – үз стиле, үз күзаллавы. Кул белән кисеп эшләнгән тәрәзә яңаклары шунысы белән дә аерыла. Бер шаблон буенча ясалган булса да, Илшатның эшләнмәләре заводларда штамплап ясалган бизәк-элементлардан күпкә аерыла.
“Бу һөнәрнең, кызганычка, киләчәген бик күреп бетермим. Хәзер яшьләр бит мондый эш белән мавыкмыйлар. Барысы да яңа технологияләргә күчә бара. Үземнән чыгып та әйтәм, 12 ел бу шушы һөнәр белән шөгыльләнәм. Бик вак эш. Шулай да, нәтиҗәне күргәч, күңел шатлана. Ничек кенә кызганыч булмасын, кул белән тәрәзә яңаклары ясау бетеп бара”, – диде Илшат Семёнов.
“Яратсаң, ардырмый”
Элекке мода кире кайтса да, зур осталык таләп ителә торган кул эше бездә тиешенчә бәяләнми. Олылар сөйләвенчә, элегрәк мәктәпләрдә хезмәт дәресләре, бүгенге көн белән чагыштырганда, күпкә нәтиҗәлерәк укытылган. Бәлки шуның белән дә бәйледер бу һөнәрләрнең югалуы?
Илшат йөзлекләрне төсле шома калайдан ясый. Агач белән чагыштырганда, калайның өстенлекләре шактый – ул эчерми, буявын яңартып торасы юк һәм җаның теләгән бизәкне ясарга мөмкин.
Илшат Семёнов остаханәсендә тәүлек дәвамында эшләргә дә әзер. “Хәзерге буын балалары шөгыльләнмәсә, чыннан да, бу һөнәр юкка чыгарга мөмкин. Калайдан тәрәзә яңаклары ясау шөгыле минем өчен бик әһәмиятле. Яраткан эш ардырмый ул”, – ди калай остасы Илшат Семёнов.
Алинә ГАЛИМҖАНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев