Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиләктән как рецепты

Ясау өчен 1 килограмм бакча җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк.

Җиләкләрне яхшылап юганнан соң, сантиметр ярым диаметрлардагы шакмаклар белән турап, алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салып барыгыз.

Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачаклар әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә, диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә.

Шушы вакытта мичне 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп алганнан соң, куеландырып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатыгыз. Таба яки “противень” өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майларга кирәк булыр. Соңрак кәгазь өстенә сак кына итеп, нечкә агызып җиләк катнашмасын салыгыз.

Кашык белән массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак - как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерергә кирәк. Мичнең ишеген япсагыз, ул кипмәячәк, ә пешәчәк.

Фото: fruktovilavash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X