Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиләк җыючы Ульяна Чернова: "Бер сезонда хезмәт хакымнан артыграк акча эшлим"

Мамадыш районының Албай авылында яшәп ятучы Ульяна Чернова җәй айларын файдалы итеп уздыра. Ун елдан артык гаиләсе белән каен һәм җир җиләге сатып, үз хезмәт хакыннан артыграк акча эшли икән. Бу сезон да искәрмә түгел.

- Ульяна, кайсы яклардан җыясыз җиләкне?

- Үзебезнең авыл тирәсендә, гадәттә. Безнең гаиләдән мин, мама, килен җыябыз. Авылда иң беренче без сата башладык. Төгәл хәтерләмибез, бер 12-13 ел бардыр инде сата башлаганга. Беренче елны авыл халкыннан качып юлга сатарга чыга идек. Күреп, танучылар булды. Көлделәр, оят эш кебек санадылар. Аннары 37 меңлек (ул ел өчен күп иде) сатканны ишеттеләр дә, икенче елны башкалар да чыга башлады.

Узган елны гына сатып булмады, коры килде җәй. Гел ала торганнарга һәм үзебезгә җыеп калдык. Быел җиләк – диңгез. Бер авылдаш әйтмешли “акча җирдә ята ул – җый да ал”.

- Ничә сумнан саттыгыз?

- Каен җиләге ничә ел рәттән 500 сум булды. Сезон азагына 400гә дә, 300гә дә төшә иде. Быел Уразбахты, Кирмән каршыларында 1000 сумга сата башлаганнар икән. Ул якта бер атна алданрак өлгерә җиләк.

Каен җиләге 1 литрлап сатыла. Җир җиләге 5 литрлап. Без җир җиләген күп сатмадык, гел алучыларга гына. 1000 сумнан. Хәзер 700гә дә саталар бугай. Өй каршыларыннан, бакча башыннан гына җыйдык. Аны сатучылары да күп. Каенныкы алай ук түгел, бөтен җирдә дә үсми бит.

- Нәтиҗәдә, ничә сумлык керем булды соң?

- Аны төгәл әйтеп булмый инде, бераз сер булып калсын. 3 кешегә 100 меңнән артык чыкты. Әле бу каен җиләге генә, җирнекен күп сатмадык, әйткәнемчә.

- Бу эшнең авырлыклары турында да сөйләп китсәгез.

- Авырлыклары – иртә тору. Беренче өч көн сизелми, аннары билләргә, аякларга төшә. Көненә ике тапкыр менә идек. Иртән – эссе башланганчы, кич – сүрелгәч. Быел сезон башында алай ук эссе булмады. Әле өскә куртка киеп тә җыелды. Башка елларны 1015 июньдә чыга идек, быел 30 гына чыктык. Әле ул вакытта да җиләк ак иде. Кеше җыйгач, җыясы килә бит инде, азарт туа. Баштарак кыйбатка да сатасың. Кигәвен, черки тешли – шунсы да уңайсыз. Эссе. Кеше күп булса да авыр. Җыелган җирдән чүпләнү читенрәк.

Сатылмаса да әйбәт түгел, күңел төшә. Быел каен җиләге юлда бик тиз китте, бер дә кире кайтмады. Былтыр булмагач, кеше җиләккә зарыккан. Каен җиләге – ярар, үзебезгә кала. Ә менә җир җиләген тиз генә эшкәртеп бетереп булмый. Быел берәүләрнең 5 литрлы алты чиләге өйгә кайткан. Аны бит икенче көнне алып чыгып сатып булмый, көнебуе кызуда торган җиләк чери, җеби.

- Ә файдасын нәрсәдә күрәсез?

- Күп инде. Җиләк үзе бер файда. Икенчедән, акча эшләү. Безнең авылда кайберәүләр махсус озын яллар алып кайта. Без әле бик каты җыючылар рәтенә кермибез. Кайбер гаиләләр папалары да, малайлары да җиләк җыя. Мин үзем укытучы, отпуск җәйгә туры килгәч, җиңелрәк. Өченчедән, күчтәнәч өчен дә әйбәт.

Җиләк сезоны тәмамланып килә. Җыеп өлгергәннәр кышын тәмле кайнатмалар белән чәй эчәр. Өлгермәсәгез дә зыянлы түгел, юл чатында әле дә сатучылар очрап тора.

Ульяна һәм аның гаиләсенә киләсе елларга да җиләкле уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш районы Албай авылы