Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиләк сатып баеп була!

Кышкы көннәрдә җиләкле кайнатма белән тәмләп чәй эчү өчен, аны беренчедән, җыярга кирәк. Ә бу җиңел эш түгел, минемчә. Челләдә ике-өч сәгать билеңне бөгеп утыруга һәркем чыдамас. Сабырлык сорый бу хезмәт.

Карендәшебез, Мамадыш районы Албай авылы кызы Чернова Ульянага инстаграм челтәрендә тап булдым. Аларның гаиләсе  инде 11 ел дәвамында “җиләк бизнесы” белән шөгыльләнә икән. Җиләк сатып баеп була ди, Ульяна.

Аңа кызындырган сорауларымны бирергә булдым.

-Җиләк сатып акча эшләү турында кайчан уйлый башладыгыз, Ульяна?

-Хәзер авылда эш юк. Булганы да – мәктәп, балалар бакчасы һәм почта. Шуңа күрә авыл халкы акча эшләүнең башка якларын карый. Отпуск вакытында, шәһәрдән кайтып җиләк җыеп сатучылар да бар. Без 11 ел дәвамында җиләк сатабыз.

-Җиләк бәясе күпме тора?

-Каен җиләгенең 1 литры – 500 сум, ә җир җиләгенең пешеп килгән чорында 5 литры - 800 иде. Хәзер 500 сумга төште. Чөнки аны җыярга җайлырак һәм билгеле инде җир җиләген сатучылар да күп.

-Кайсысын сату отышлырак?

-Каен җиләген, әлбәттә. Чөнки ул кыйммәтрәк йөри һәм аны сатучылар азрак. Җир җиләге бөтен җирдә үсә бит ул. Быел бигрәк тә уңды.

-Җиләкне тәүлекнең кайсы вакытында җыю яхшырак?

-Аермасы юк. Билгеле иртән җыйсаң, юл буена алданрак чыгып, тизрәк сатып  бетерәсең.

-Көнгә бер генә тапкыр җыясыздыр инде?

-Юк инде, кимендә ике-өч тапкыр. Быел һава торышы җиләк җыю өчен уңай булды, хәтта  төш вакытында да барып килә идек.

-Клиентларны ничек табасыз?

- Җыелган җиләкләрне юл буена туктаучы кешеләргә сатабыз. Монда сезон вакытында сабантуй кебек. Танышлар да “заказ” бирә,  өйгә килеп алучылар да бар. Андый вакытта, билгеле, уңайлы.  Чөнки күпме җиләк җыярга кирәклеген алдан белеп торасың.

-Иң кызыксындырган соравымны бирәм, Ульяна. Җиләк сатып баеп буламы?

-Була. Гаилә белән җыйсаң  100 меңләп акча эшләргә мөмкин. Без мама белән икәү генә җыйдык. Быел ун көнгә 55 мең сумлык каен җиләге саттык. Җир җиләген җыярбызмы, әлеге белмим. Аллага Шөкер, мин канәгать. Иренмәскә генә кирәк.

 

Миңа да  әллә “җиләк бизнесына” күчәргә инде?! Юююк-ююююк, быел түгел. Бигрәк эссе бит....

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев