Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илья Ефимов: «Сүзне әйткәнче, башта уйлыйк»

Түбән Кама шәһәреннән Илья Ефимов редакциябезгә үзен борчыган сорау турында уй-фикерләрен язып җибәрде.

Кешедә туган телен, үз йолаларын, динен ярату кечкенәдән башланадыр. Башка якта ничектер, безнең Олы Мәшләктә (Балык Бистәсе районы), йортның түр почмагындагы тәре алды изге урын булды.

Анда изгеләр төсе сурәтләнгән тәре торды. Аның каршына килеп, олылар келәү итә иде. Шуңа да без, әле бала күңеле белән дә, тәренең изге икәнен аңлаганбыз. Яңа туган балаларны чумылдыру гадәте дә элек-электән килә…

Укып чыгып һөнәр алгач, тормыш юлы химкомбинатлы Түбән Камага китерде. Узган гасырның җитмешенче елларыннан шунда яшибез. Хатыным Анна Петровна (Ермолаева) Мамадышның Юкәче авылы кызы. Инде оныгым да университет тәмамлады. Аның да хатыны керәшен, әле уллары Елисейны да чумылдырып, үз динебезгә керттеләр. Менә шуңа да «без — керәшеннәр», дип горурланып әйтә алам. Оныгым да эшмәкәр, пенсиядә булсам да, үзем дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм. 

Ә хәзер үземне борчыган сорауны язам. Радио тыңлаганда, телевизор караганда, кайчакларда юмор сөйләүче артистларның, тапшыруда катнашучыларның «тәре», «чукынчык» дип әйтүләре күңелгә тия. Инде язганымча, «тәре», «чукынчык» сүзләре безнең өчен изге нәрсәләрне аңлата. Мәзәк сөйләгәндә, тагын да көлкерәк булсын дип, бу сүзләрне әйтүләрен аңлый алмыйм. Дингә, табынуга бәйле сүзләрне саксыз әйтмәсеннәр иде. Бар кешегә дә үз дине, үз йолалары кадерле ул. Үз динеңне хөрмәт иткәч, башка диннәргә дә хөрмәт белән карыйсың бит ул. Сәхнәгә чыгучылар, телевизор һәм радио тапшыруларында сөйләүчеләр үз телләренә бераз игътибарлырак булсыннар иде. 

«Туганайлар»га боларны язуымның сәбәбе — газетаны укучылар, аны карап баручы җырчылар, артистлар, җитәкчеләр дә киләчәктә шуны истә тотсыннар өчен. Уртак тынычлык йорты булган Таттарстаныбызда алга таба да барыбыз да дус-тату булып, диннәребезне дә хөрмәт итеп яшик.

Илья ЕФИМОВ.
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев