Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илья дәдәй ясаган орчыклар кул-аякларны гына түгел, җанны да җылыта

Бу орчыкларның тарихын сезгә дә җиткерәсем килә.

Авылдашлардан сарык йоны җыеп, шул йонны теттереп, эрләп солдатлар өчен носки-бияләйләр бәйләгәнне беләсез инде. Шушы эшне оештырып йөргән вакытта, бер төргәк орчыклар күтәреп, Лилия Бикмурзина килеп керде.

"Менә сезгә орчыклар, йон эрлисез икән дип ишеттем, миннән йон эрләүчеләргә бүләк булсын", – ди. Рәхмәтләремне әйтеп алып калдым, кич белән клубка килгәч тә йон эрләүчеләргә тараттым.

Бу орчыкларның тарихын сезгә дә җиткерәсем килә. Алар безгә Дружба поселогыннан төште. Аларны ясаучы оста Илья дәдәй Акманов бүген безнең арада юк инде ул.

Авыл советында эшли башлаган вакытлар, Дружба поселогына мендек, нәрсә эшләп йөрдек икән, перепись булды микән ул – анысын төгәл хәтерләмим.

Йөри торгач, Илья дәдәй белән Мария апаларга да килеп кердем. Чисталык-пөхтәлеккә исең китәрлек. Ишек алдында гына язырга ирек бирмичә, өйгә алып керделәр. Чиста, матур гади авыл өе, өстәлдә – кызарып пешкән кабартмалар. Чәй эчмичә борылырга да ирек бирмиләр, Мария апа өстәлгә тәм-томнар ташый. Илья дәдәй ишектән мине чыгармый, өстәл янына кыстыйлар. Минем бу йортка беренче керүем. Читенсенеп торганмындыр инде. Тәки чәй эчертмичә чыгармадылар. Тамак ачкан вакыт та булгандыр инде, ул кабартмаларның тәме... әле дә авызда тора.

Сөйләшә торгач, Илья дәдәйнең орчыклар, көянтәләр ясавы да билгеле булды. Бу игелекле кешеләр миңа бер көянтә, берничә орчык биреп чыгарды.

Лилия алып кергән орчыклар да, шул орчыкларның иптәшләре булып чыкты. Бу игелекле, ачык йөзле, юмарт кешеләр безнең арада юк инде. Хәзер ул йортта кызлары Вера белән, Ирина яши. Алтын куллы кешеләр иде. Урыннары очтомакта булсын!

Мамадыш районының Усали авылынан
Гүзәл Махмутова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев