Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ил белән кайгыртып

Берничә көннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез. Узган елдан быелгысына кадәрге вакытта ветераннарны кайгырту йөзеннән, Татарстанда шактый эшләр башкарылды. Язмышлары Татарстанга бәйле 80 Советлар Союзы Героена багышланган "Геройлар китабы"ның икенче томы басылып чыкты. Республиканың шәһәр-районнарында геройлар аллеялары ачылды. "Безнең Җиңү" республика медиаконкурсы уздырылды. Муниципаль районнарда һәм предприятиеләрдә Бөек Җиңүгә...

Берничә көннән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез.

Узган елдан быелгысына кадәрге вакытта ветераннарны кайгырту йөзеннән, Татарстанда шактый эшләр башкарылды. Язмышлары Татарстанга бәйле 80 Советлар Союзы Героена багышланган "Геройлар китабы"ның икенче томы басылып чыкты. Республиканың шәһәр-районнарында геройлар аллеялары ачылды. "Безнең Җиңү" республика медиаконкурсы уздырылды. Муниципаль районнарда һәм предприятиеләрдә Бөек Җиңүгә багышланган музей экспозицияләре эшләде.

Сафлары көннән-көн сирәгәя барган ветераннар хәзерге көндә ярдәмгә аеруча мохтаҗ. Узган ел 4028 ветеранга һәм ветеранның тол хатынына ярдәм оештырылган.

Республикада бүгенге мәгълүматлар буенча 65675 ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары, шул исәптән 2671 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды яши. Узган елгы Җиңү көненнән бүгенгә кадәр вакыт эчендә 11164 Бөек Ватан сугышы ветераны дөньялыктан күчкән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ветераннарны кайгырту - көн кадагындагы беренче мәсьәлә булуын һәрдаим искәртеп тора. "Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту - экономик һәм политик коньюктураның ниндилегенә бәйле булырга тиеш түгел, ул хөкүмәтебезнең беренчел бурычы," - дигән таләпне куйды ул, Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтү буенча уздырылган оештыру комитеты утырышында. Ветераннарга, аларның кайда торуларына карамастан, сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү оештырылырга тиешлегенә басым ясады Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X