Икенче тапкыр әти булган Вадим Захаров хатынына нинди бүләк бирәчәк?
14 июль көнне Вадим белән Лариса Захаровларның икенче кызлары туды. Бәхет төенчегенең авырлыгы 3160 кило, буе 52 см.
- Олы кызыбыз Ульяна исемле, ул быел көз көне беренче сыйныфка укырга бара. Кечесенә Ильяна дигән исем сайлап куйдык. Ильяна исеме - тыныч холыклы, ачык куңелле, талант иясе дигәнне аңлата, - дип шатлыгы белән уртаклашты җырчы.
- Биргән вәгъдәмне онытмадым, бала тудыру йортыннан чыгышка Ларисаны бриллиант кашлы йөзек көтә, - диде Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров.
Җырчының гаиләсен чын куңелдән котлыйбыз, игелекле, бәхетле бала булсын дигән теләктә калабыз!
"Татар-информ" материалларыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев