Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ике үгез асраганчы, унны тотам, барыбер шулай ук карыйсы”: Сабаевлар Сәвәләй авылы халкы турында сөйли

Зәй төбәгенең Сәвәләй авылы – райондагы иң зур авыл.

Ләйлә һәм Артем Сабаевлар авыл тормышы белән таныштырдылар. 

Зәйгә дә, Әлмәткә дә якын булгач, буш йортлар озак тормый, тиз арада дача урынына сатып алалар. Йортларның хаклары да зур түгел.

«Бездә йорт төзү өчен дәүләт программаларыннан файдаланалар. Үзебез дә биш елга субсидия алдык. Йортыбыз зур. Мунча, өй газ белән җылытыла. Өй эчендә – душ, бәдрәф. Эш тә табып була: агрофермага, ындыр табагына эшчеләр, социаль хезмәткәрләр кирәк. Колхоз беткәч, буш калган корылмаларны алып эш җәелдерү мөмкинлеге булды. Авыл кешеләре барысы да мал асрый. Күпләп сыер, үгез, ат, кәҗә, сарык, дуңгыз асраучылар да, бер-ике баш кына тотучылар да бар. Күршебездә дә дуңгыз үрчетәләр, аны керемле эш, диләр. Сарыклар, сыерлар электр көтүлегенә куыла. Үзебез көне буе эштә булгач, мал асрарга җитешмибез. Мал җанлы кешеләр, “ике үгез асраганчы, унны тотам, барыбер шулай ук карыйсы” диләр. Унар үгез, бишәр сыер тотучылар да булгалый. Бездә сөт җыймыйлар. Кемнең сыеры юк, заказ бирүгә, сөт һәм сөт ризыгы китереп бирәләр – шулай авылда үзара сату итәләр. Быел елдагыдан аермалы буларак, казларны күпләп алалар. Инешкә, су буйларына төшерәләр, капка төбендә саклаучылар да күренә. Авылда каз, чебеш елы дисәк тә, ярыйдыр.

Халык терлеккә икмәкне фермерлардан сатып ала. Шулай ук, пай җирләренә дә бирелә. Печән әзерләүнең иң кызган чагы хәзер. Болынлыкларда печән мул. Аны төргәкләү техникасы бар. Печән чапкычлы тракторлар халыкның үзендә дә бар, сораган кешегә авыл җирлеге башлыгы да трактор биреп тора. Авылның тагын бер үзенчәлеклеге – умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күплегендә. Умарталарны урманда, болынлык һәм бакчаларда тоталар. «Көннәр эссе, бал күп булачак» дип көтәләр.

Бакчада 300әр төптән ким булмаган помидор, кыяр утырталар. Җиләкнең төрле сортларын, күп итеп, чөгендер, кабак үстерәләр. Кабакны безнең якта кавын диләр.  Күрше авылдагы җиләк яланында җәен халык акча да эшләп ала», – дип, Ләйлә һәм Артем Сабаевлар авыл тормышы белән таныштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев