Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Идел буе федераль округы ярышларында Анастасия дә катнашты

"Ялта-Зәй" чаңгы үзәге ярышлардан тынып тормый. 31 гыйнвардан 4 февральгә кадәр "Ялта-Зәй"дә 2000-2001 елларда туган һәм алардан яшьрәк кызлар һәм яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы ачык беренчелегенә чаңгы ярышлары узды.

Ярышлар чаңгы спортын популярлаштыру һәм алга таба үстерү, чаңгычылар осталыгын күтәрү максатыннан оештырыла. Ярышларда Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Татарстан, Пермь, Киров, Нижегородский, Оренбург, Пенза, Самара, Ульяновксидан 190 чаңгычы осталыкларын сынады. Узышларны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, ТР чаңгы һәм биатлон федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев, ике мәртәбә Олимпия чемпионы Тамара Тихонова катнашты.

Узышларның беренче көнендә чаңгычылар 10 һәм 15 чакрым арада классик стильдә узышты. Икенче көнне ун чакрым арага ирекле стильдә узышта Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Станислав Попов III урын алды. Кызлар арасында 4 х 3 чакрымга эстафета ярышларында Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Алинә Галимҗанова, Ирина Полежаева, Дарья Зубарева һәм Анастасия Утяганова II урын алды. Моңа кадәр алар IV-V урын белән чикләнә иде. Шунысы игътибарга лаек, эстафета ярышларында Татарстан командасының призлы урынга чыгуында Анастасиянең өлеше зур. Ул үз этабында көндәшләрен уза алды. Анастасия Утяганова политехник колледжның IV курс студенты. Ул - Сарсаз-Баграж кызы. Кечкенәдән авыл, аннан район чаңгы юлларында чыныгу алган кызны ярышларга тренер Сергей Колесов әзерли. Афәрин, Анастасия, спорт мәйданында уңышлар, казанышлар сиңа!

Ярыш нәтиҗәләре буенча Удмуртия командасы җиңү яулады. Пермь өлкәсе - II, Татарстан командасы исә III урын алды.

Рәзимә Кашапова,

"Зәй офыклары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев